Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада прокуратура инвалидларны социаль яклау турындагы законны бозу очракларын ачыклаган

Закон буенча җирле үзидарә органнары һәм оешмалар, оештыру-хокукый формаларына карамастан, инвалидларга социаль инфраструктура объектларыннан тоткарлыксыз файдалану өчен шартлар тудырырга тиеш.

Кукмара районы прокуратурасы Кукмара шәһәре территориясендә урнашкан җәмәгать мунчаларында тикшерүләр үткәргән.

Закон буенча җирле үзидарә органнары һәм оешмалар, оештыру-хокукый формаларына карамастан, инвалидларга социаль инфраструктура объектларыннан тоткарлыксыз файдалану өчен шартлар тудырырга тиеш. 

Күзәтчелек чаралары барышында ачыкланганча, Кукмара шәһәренең Степан Разин һәм Гафиятуллин урамнарындагы мунчаларга керү юллары гражданнарның аз хәрәкәтләнүче төркемнәре өчен җайланмалар, шул исәптән техник элемтә чаралары һәм мәгълүмат бирүче тактиль табличкалар белән җиһазландырылмаган. 

Тикшерү нәтиҗәләре буенча Кукмара шәһәренең башкарма комитет җитәкчесе адресына хокук бозуларны бетерү турында күрсәтмә кертелде.

Хәзерге вакытта җирле үзидарә органы күзәтчелек ведомствосы ачыклаган хокук бозуларны бетерү буенча чаралар күрә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев