Кукмарада махсус хәрби операция ветераннары өчен хәйрия очрашуы узды
Очрашу кысаларында ветераннар белән иркенләп аралашу мөмкинлеге тудырылды, ә махсус хәрби операциядә катнашучыларның әниләре, тормыш иптәшләре, балалары, якыннары өчен матурлык һәм сәламәтлеккә багышланган мастер-класслар үткәрелде.
«Преображение» социаль проекты, «Дом для Своих» хәйрия фонды ярдәмендә, махсус хәрби операция ветераннары һәм аларның гаиләләре өчен «Ялкын» яшьләр үзәгендә җылы һәм файдалы очрашу оештырылды.
Биредә шулай оста куллы райондашларыбыз да мастер-класслар белән килгән иде.

Чарада катнашучыларны район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Багаманова, махсус хәрби операция ветераннары Рүзәл Гыйниятуллин һәм Сергей Борисовлар сәламләде.
Махсус хәрби операциядән соң тыныч тормышка кайту — һәр солдат өчен зур сынау. Яңа шартларга ияләшү, психологик кыенлыкларны җиңү һәм җәмгыятьтә үз урыныңны табу өчен төрле яклап ярдәм кирәк. Чараның төп максаты да ветераннарга һәм аларның гаиләләренә рухи терәк булу, психологик киртәләрне җиңәргә ярдәм итү һәм яңа тормышка ышаныч белән атларга мөмкинлек тудыру булды.

— Әлеге акцияне без Казанда ике тапкыр, шулай ук Яшел Үзәндә оештырдык. Алга таба Татарстандагы барлык шәһәрләрне дә йөреп чыгарга уйлыйбыз. Мин үзем дә — махсус хәрби операциядә катнашкан Геройның тол хатыны. Мондый очрашулар безне берләштерә, ялгыз түгеллекне аңларга ярдәм итә, — дип сөйләде «Дом для Своих» хәйрия фондының генераль директоры Вера Карасева.
Очрашу кысаларында ветераннар белән иркенләп аралашу мөмкинлеге тудырылды, ә махсус хәрби операциядә катнашучыларның әниләре, тормыш иптәшләре, балалары, якыннары өчен матурлык һәм сәламәтлеккә багышланган мастер-класслар үткәрелде.
Алар макияж, чәч үрү, маникюр, массаж буенча файдалы киңәшләр алдылар. Балалар өчен дә кызыклы һәм мавыктыргыч чаралар оештырылды, аниматорлар эшләде.

Наилә Мәгъсүмова, Янсыбы авылының клуб мөдире:
— Бүгенге чарага чигү буенча мастер-класс алып килдем. Биредә төрле чигү алымнарын күрергә була. Бу — бик файдалы шөгыль. Ул тынычландыра, балаларның вак моторикасын яхшырта, төсләрне аерырга ярдәм итә. Билгеле, кечкенә сабыйларны энә белән эшләргә өйрәтү авыр, әмма бер күнегеп китсәләр, һичшиксез, аны ташламаслар дип уйлыйм. Аларны кызыксындыру өчен картиналар кулланам.
Ландыш Моратова, Зур Сәрдек мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе:
— Мастер-классым милли бизәкләрдән торган түштамга ясауга багышланган. Бу эш балаларга гына түгел, үземә дә бик ошый. Монда төрле бизәү элементлары кулланам. Әлеге хезмәтнең кыйммәте — милли бизәкләрне саклап калу, аларны балаларга күрсәтү, аңлату. Без, мәдәният йорты хезмәткәрләре, махсус хәрби операциядә катнашучы егетләр, аларның гаиләләре белән бик тыгыз элемтәдә торабыз, барлык чараларга чакырабыз, өйләренә барабыз. Бүгенге көндә авылдан алты егетебез махсус хәрби операциядә катнашып, берсе һәлак булды. Инде калганнарына исән-имин туган якларга әйләнеп кайтырга язсын.
Айсылу Шәфигуллина, Кукмара:
— Бүгенге чарага оныгым Азизаны алып килдем. Аның дәү әтисе, ягъни минем тормыш иптәшем Илдар махсус хәрби операциядә катнашып һәлак булды. Ул металл савыт-сабалар заводында эшләде, ә махсус хәрби операция башлангач, анда үз теләге белән контракт төзеп китте. «Бөтен иптәшләр, ир-атлар шунда булганда, мин генә ничек читтә калыйм», — диде. Илдар яшь чакта армия хезмәтен Германиядә узды, танкчы иде. Монда да танкка утырырга тиеш иде, әмма кайнар ноктага беренче тапкыр кергәннән соң исән чыга алмады. Аны Дан аллеясына алып кайтып җирләдек, монысы өчен булса да күңелебез тыныч. Без аның белән горурланабыз, каберенә һәрвакыт барып торабыз. Азиза да бабае һәм аның батырлыгы турында белә, безнең белән зыярәт тә кыла. Бүгенге чара өчен зур рәхмәт, бик ошады, Азиза төрле мастер-классларда катнашты, чәчен матур итеп үрдерде.
Фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

Нет комментариев