Кукмарада Кошлар бәйрәме үткәрелде
Соңгы яңалыклар

Кукмарада Кошлар бәйрәме үткәрелде

Жюри чарада катнашучыларның хезмәтен өч критерий буенча бәяләде:

 Бүген Кукмараның "Комсомол" мәйданында Кошлар бәйрәме үткәрелде. Анда сыерчык ояларыннан күргәзмә, кош оялары ясау буенча мастер-класслар оештырылды.
Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Илфат Әхмәдуллинның сүзләренә караганда,  мәгариф учреждениеләре бирегә 300дән артык сыерчык оясы ясап алып килде.

- 1 апрель - Халыкара кошларны яклау көне уңаеннан, без ел саен шушындый матур бәйрәм үткәрәбез. Балалар бакчалары һәм мәктәпләр бик тырышып әзерләнгәннәр. Чараның максаты: кошларны яратырга, аларны кыерсытмаска өйрәтү, шулай ук балаларда хезмәткә мәхәббәт тәрбияләү, - дип билгеләп үтте ул.

Жюри чарада катнашучыларның хезмәтен өч критерий буенча бәяләде: сыерчык ояларының матурлыгы һәм аларның балалар кулы белән эшләнгән булуы, укучыларның аларны сүтеп-җыю осталыклары.
 
Нурия ИШКУЛОВА, Зур Кукмара балалар бакчасының музыка буенча җитәкчесе:

- Әлеге чарада ел саен катнашабыз. Бу күргәзмәдәге бар әйбер - балалар белән әти-әниләрнең уртак хезмәт җимеше. Без алар белән бик тыгыз элемтәдә эшлибез, нинди генә чара булмасын каршы килмиләр. Сыерчык ояларын да бик күп алып килделәр, әле монда аның бер өлеше генә. Мондый чаралар бик кирәк, алар балалар белән ата-аналарны бер-берсенә тагын да якынайта, сабыйларны хезмәткә өйрәтә, сыерчык оялары ясауның ни өчен кирәк икәнен беләләр, шулай итеп, алар табигать һәм хезмәт белән танышалар, тырышлык, игътибарлылык кебек сыйфатларга өйрәнәләр.


 
Данил ӘХТӘМОВ, 3нче урта мәктәпнең 7нче сыйныф укучысы:

- Сыерчык оясы ясау өчен иң элек аның материалын сайлыйбыз, тиешле үлчәмнәргә туры китереп кисеп җыябыз. Ә дизайнын исә үзем уйлап табам. Агач эше белән шөгыльләнү бик ошый, "Галактика" балалар иҗат үзәгенә "Агач эшкәртү" түгәрәгенә йөрим. Анда сыерчык оялары, корабльләр, төрле скульптуралар ясыйбыз.


 
Илфар РАМАЗАНОВ, Мәчкәрә мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы:

- Яз белән бергә мәктәбебез территориясенә сыерчыклар да килә. Без аларны алдан әзерләнеп көтеп алабыз. Технология дәресендә, әтиләребез ярдәмендә  ясаган сыерчык ояларын каенлыкка урнаштырабыз. Сыерчык оялары ясаганда экологик яктан чиста материал, рөхсәт ителгән буяулар гына кулланабыз.

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев