Кукмарада ир-атны хатынына үтерү белән янаган өчен хөкем итәчәкләр
Соңгы яңалыклар

Кукмарада ир-атны хатынына үтерү белән янаган өчен хөкем итәчәкләр

Ир-ат гаебен тулысынча таныды.

Кукмара районы прокуратурасы 48 яшьлек ир-атка карата җинаять эше буенча гаепләү карарын раслады. Ул кеше үтерү белән янау яки сәламәтлеккә авыр зыян китерүдә гаепләнә.

Бу елның 7 февралендә кич белән исерек ир-ат хатыны белән талаша. Бәхәс барышында гаепләнүче тимер табаны алып, хатынына таба ыргыта, шул ук вакытта аңа үтерү белән яный.

Ир-ат гаебен тулысынча таныды.

Җинаять эше карау өчен җәмәгать судына җибәрелде.


Нет комментариев