Кукмарада яшәүче Нәсимә Ибраһимова бүген 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте
Бүген Нәсимә апа - 5 онык, 7 оныкчык әбисе.
Кукмарада яшәүче Нәсимә Ибраһимова үзенең 90 яшьлек күркәм юбилеен билгеләп үтте. Аның тормыш юлы – авыр хезмәт, түземлек һәм сабырлык үрнәге.
- Мин үзем тумышым белән Березняк авылыннан. Гаиләдә өч кыз үстек. Әтиебезне сугышка алдылар. Балачагыбыз ачлык-ялангачлыкта үтте. Урман-кырда нинди чәчәк, үлән бар – шулар белән тукландык, кычыткан, балтырган җыеп ашадык. Берәр метр чамасы үскән балтырганның кабыгын әрчеп, сабагын кимергәнебез бүген дә күз алдымда, - дип искә ала ул. - Хәзер, Аллага шөкер, тормышлар бөтенләй башка: кибетләрдә ни телисең – шул бар, өйләр җылы, якты. Тик менә яшем генә һаман алга тәгәри...

Ул 15 яшендә дус кызы белән Кукмарага килеп, итек фабрикасындагы ФЗУга (фабрика-завод укыту мәктәбе) укырга керә. Мәктәп директоры аларга чабата урынына кияргә шахта ботинкалары биргән була, шуны киеп укырга, эшкә йөриләр. 1952 елның 20 маенда ул фабриканың түшәү цехында станок артына баса. Ул чорда хезмәт шартлары җиңелләрдән булмый. Әмма бу буын авырлыклар алдында сыгылып төшәргә өйрәнмәгән: яшьләр тырышып эшли, һөнәр үзләштерә, тормышта үз урыннарын табарга омтыла.
- Беренче айда 10 сум хезмәт хакы алдык, аннары разряд күтәрелгән саен арта барды һәм ел азагында 120 сумга җитте, - ди хезмәт ветераны. – Итек түшәү цехында (бары тик бер генә урында) 38 ел хезмәт куеп, 1988 елда лаеклы ялга чыктым.
Нәсимә апа 1962 елда Мәлик исемле Мәмәшир егетенә тормышка чыга. Алар бер ул һәм бер кыз тәрбияләп үстерәләр. Балаларының икесе дә үз тормышлары белән, бик матур яши. Бүген Нәсимә апа - 5 онык, 7 оныкчык әбисе.
- Иптәшемнең кулы алтын, үзе тырыш, сабыр иде, нинди эшкә алынса да, җиренә җиткереп башкарды. Гомере генә кыска булды шул, вафатына да 40 елдан артык вакыт үтеп китте инде, - ди ул. – Гомер юлдашын югалту ачысы еллар үтсә дә онытылмый, күңелдә кадерле хатирәләр генә саклана. Әмма балаларның янәшәдә булуы, аларның кадер-хөрмәте, күршеләрем белән дустанә мөнәсәбәт моңсу уйларга бирелергә ирек бирми.
90 яшьлек райондашыбыз, үзенең тормыш тәҗрибәсеннән чыгып, яшьләргә үзенең үгет-нәсыйхәтләрен дә җиткерде:
- Кеше белән сүзгә кермәгез, ансыз да матур итеп яшәп була. Озак вакытлар ачу саклап йөрүнең сәламәтлекне какшатуын онытмагыз. Тел ул, әйтә-әйтә дә кереп китә, ә менә аның ярасы күңелдә кала. Шуңа күрә башта уйларга, аннары гына сөйләргә кирәк. Мин үзем беркайчан да беркемгә авыр сүз әйтергә тырышмадым. Озын гомерлелекнең сере дә, бәлки, шундадыр, - ди Нәсимә апа.
Юбилярның кызы Сәрия ханым да, Илнур абый да Кукмарада гомер итә.
- Әни безнең икебезгә дә ныклы тәрбия бирде, кечене - кече, олыны олы итәргә өйрәтте. Әтинең вафатыннан соң, тормышны берүзенә алып бару җиңел бирелмәсә дә беркайчан зарланмады, сабыр булды, тырышты. Без аңа чиксез рәхмәтле, - ди улы Илнур Галимов. – Көненә өч мәртәбә янына керергә тырышабыз. Бераз шалтыратмый торсам, үзе үк борчылып хәбәргә чыга. Әни белән өстәл артына кара-каршы утырып, дөнья хәлләрен сөйләшә-сөйләшә чәй эчү - үзе зур бәхет.

Нәсимә апа: “Көзләремнең күрүе начарайды, колакларым да элеккечә ишетми инде”, - дисә дә, сөбеханалла, күңеле көр, зиһене ачык әле. Телевизор карый, ахирәтләре белән аралашып тора, аяз һәм җылы көннәрдә подъезд янындагы эскәмиягә чыгып утыра. Күрше-күлән белән хәл-әхвәл белешү, гади генә әңгәмәләр кору да аңа яшәү дәрте өсти. Алга таба да балалар, онык-оныкчыкларның игелеген тоеп, күңел тынычлыгында гомер итәргә язсын аңа.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев