Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада яшь юл хәрәкәте инспекторларының юбилее үтте

Районыбыз мәктәпләрендә 31 яшь юл хәрәкәте инспекторы отряды уңышлы гына эшләп килә, аларга 352 укучы йөри.

Район Мәдәният йортында яшь юл хәрәкте инспекторлары отряды оешуга 50 ел тулу уңаеннан зур бәйрәм үтте.
Чарада район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин, “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесенең Казан шәһәрендәге территориаль идарә башлыгы Наил Агишев, район ЮХИДИ начальнигы Фирдүс Фәхретдинов һәм башкалар катнашты.


- Республикада 1500дән артык яшь юл хәрәкәте инспекторы отряды исәпләнә, алар 19 меңләп баланы берләштерә. Малайлар һәм кызлар юл хәрәкәте иминлеге буенча уздырылган бик күп чараларда катнашалар, юл йөрү кагыйдәләренә багышланган рейдлар үткәргәндә, яктылыкны кире кайтаручы элементлар тараткан вакытта булышалар, активлык күрсәтәләр. ЮИДчыларга зур рәхмәтемне ирештерәм, - диде башкала кунагы.
Районыбыз мәктәпләрендә 31 яшь юл хәрәкәте инспекторы отряды уңышлы гына эшләп килә, аларга 352 укучы йөри.
Бәйрәм чыгышлар, бүләкләүләр, районыбызның балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләре, мәктәпләрдә эшләп килүче яшь юл хәрәкәте инспекторы отрядларының, аерым башкаручыларның берсеннән-берсе күркәм чыгышлары белән үрелеп барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев