Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада 26 яшьлек рецидивистны урлаган һәм үтерү белән янаган өчен хөкем итәчәкләр

Ир үз гаебен таныган, тик зыянны түләмәгән. 

Кукмара районы прокуратурасы Янил авылында яшәүче 26 яшьлек егеткә карата җинаять эше буенча гаепләү карарын раслады. Ул урлау һәм үтерү белән янауда гаепләнә. 

Тикшерү версиясе буенча, 2021 елның ноябрендә гаепләнүче, Кукмара районының Янил авылында яшәүче туганында кунакта булганда, аның 17 мең сум акчасын урлаган һәм качып киткән. 

Моннан тыш, 2021 елның 6 декабрендә исерек ир бергә яшәүче хатыны белән тавышка керә. Конфликт вакытында ул берничә тапкыр аның тәненә - йодрык, ә башына агач урындык белән бәрә, үтерү белән яный.

Ир үз гаебен таныган, тик зыянны түләмәгән. 

Җинаять эше җәмәгать судына җибәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk