Кукмарада 2025 елда беренче кыз бала дөньяга килгән
Соңгы яңалыклар

Кукмарада 2025 елда беренче кыз бала дөньяга килгән

Яңа туган сабый гаиләдә икенче бала.

2025 елның 1 гыйнварында 21.25 сәгатьтә Кукмарада беренче кыз бала дөньяга килгән. Аның авырлыгы 3 килограмм 910 грамм, буе 53 сантиметр. Бу хакта район үзәк дәваханәсеннән хәбәр иттеләр. 

Бала Кукмарадан Эвелина һәм Эльвир Гариповлар гаиләсендә туа. Яңа туган сабый гаиләдә икенче бала.

фото: «Татар-информ» МА


Нет комментариев