Кукмара районында яшәүче ир күршесен үтерү белән янауда гаепләнә
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында яшәүче ир күршесен үтерү белән янауда гаепләнә

Бу хәл агымдагы елның сентябрендә була.

Кукмара районында яшәүче ир күршесен үтерү белән янауда гаепләнә. Бу хакта Кукмара районы прокуратурасы хәбәр итә.

Тикшерү версиясе буенча, агымдагы елның 18 сентябрендә 35 яшьлек исерек ир, күршесенең ишегалдына кереп, бакчасына чүп ташлавы турында дәгъва белдерә башлый. Конфликт барышында ир-ат, хатын-кызның гәүдәсенә пычак терәп, үтерү белән яный.

Ир «Үтерү белән янау» маддәсендә каралган җинаять кылуда гаепләнә.

Ул үз гаебен тулысынча таныды.

Җинаять эше җәмәгать судына җибәрелде.

 

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев