Бүген иртә белән Каенсар авылында янгын чыга.
Кукмара районында янгын ишегалды корылмаларын һәм йортның түбәсен юк итә. Бу хакта Кукмара районының 117нче янгын сүндерү-коткару часте хәбәр итә.

Бүген, 3.07 сәгатьтә, Саба районы диспетчерыннан 117нче янгын сүндерү-коткару частеның элемтә пунктына Кукмара районы Каенсар авылының 1 Май урамында урнашкан йортта янгын чыгуы турында хәбәр килеп ирешә.

Янгын сүндерүчеләр килгәндә ут бөтен ишегалды корылмаларын һәм йортның түбәсен тулысынча камап алган була. Нәтиҗәдә торак йортның түбәсе һәм каралты-кура тулысынча янып бетә.

Зыян күрүчеләр һәм һәлак булучылар юк. Бу хәлнең сәбәпләре ачыклана.

фото: 117нче янгын сүндерү-коткару часте
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев