Кукмара районында хатынына үтерү белән янаган 46 яшьлек ир-атны хөкем итәчәкләр
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында хатынына үтерү белән янаган 46 яшьлек ир-атны хөкем итәчәкләр

Ир исерек килеш хатыны белән талашкан.

Кукмара районында хатынына үтерү белән янаган 46 яшьлек ир-атны хөкем итәчәкләр. Бу хакта Кукмара районы прокуратурасы хәбәр итә.

«Бу хәл 2020 елның 3 августында була. Ир исерек килеш хатыны белән талаша. Конфликт барышында ул шөреп боргычны (отвертка) эләктереп ала һәм аны хатынының гәүдәсенә терәп, үтерү белән яный», - дип сөйләделәр район прокуратурасында.

Ир-ат үз гаебен тулысынча таныды.

Җинаять эше Кукмара район судына җибәрелде.

 


Нет комментариев