Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районы укытучыларына яңа ноутбуклар тапшырылды

Республика мәктәпләрендә ноутбукларны яңарту буенча тиңдәшсез программа Татарстан Президенты инициативасы белән Ак Барс Банк тарафыннан тормышка ашырыла һәм ул мәгариф өлкәсен цифрлаштыруга юнәлдерелә.

Уку алдынгылары слетында Кукмара районы укытучыларына тантаналы төстә заманча ноутбуклар тапшырылды. Чара Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, район башлыгы Сергей Димитриев катнашында үтте. 

«Бүген укытучыларга 10 ноутбук бирдек. Яңа уку елында тагын 299 ноутбук тапшыру планлаштырыла. Республика мәктәпләрендә ноутбукларны яңарту буенча тиңдәшсез программа Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән Ак Барс Банк тарафыннан тормышка ашырыла һәм ул мәгариф өлкәсен цифрлаштыруга юнәлдерелә», - дип билгеләп үтте Ак Барс Банкның «Кукмара №1» офисы җитәкчесе Марсель Баһаманов. 

Бүләккә ия булучылар арасында Кукмара беренче гимназиясенең технология һәм рәсем фәннәре укытучысы Әнисә Галләмова да бар. Аның эш тәҗрибәсе – 29 ел. Аның укучылары олимпиада һәм төрле бәйгеләрдә югары күрсәткечләргә ирешәләр.

«Хезмәтемне югары бәяләгәннәре өчен рәхмәтем зур. Укытучы өчен ноутбук – бүгенге көндә иң кирәкле әсбапларның берсе. Элеккесе инде шактый искергән иде, ә монысы белән тагын да яңа үрләр яуларбыз дип ышанам», - диде ул. 
Цифрлаштыру елында республикада Ак Барс Банк Татарстан мәктәпләренә барлыгы 12 мең ноутбук тапшырачак.

Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев