Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районындагы буада бер ир-атның гәүдәсен тапканнар

Ир кеше ярдан өч метр читтә су өстенә калкып чыккан була.

Кичә, 12 сентябрьдә, Кукмара районының Лубян авылындагы сулыкта ир-ат гәүдәсен тапканнар. Хәбәр сәгать 13.24тә Лубян авылы участок инспекторыннан килеп ирешкән. Бу хакта районның бердәм дежур-диспетчерлык хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Ир кеше ярдан өч метр читтә су өстенә калкып чыккан була. Аны полициянең участок инспекторы багор ярдәмендә тартып чыгарган. Билгеләп үтелгәнчә, һәлак булучы өс киеменнән булган. 

Гомере өзелгән ир-атның Кукмара шәһәреннән булуы, 1975 елгы икәне билгеле. Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев