Кукмара районында төнлә хуҗасыз бина янган
Күршеләр бинаның хуҗасыз һәм буш булуын раслый.
2 июньдә 22.43 сәгатьтә Глонасс-112 системасы буенча 117нче янгын сүндерү-коткару частеның элемтә пунктына Кукмара районы Төркәш авылының үзәк урамында сарай януы турында хәбәр килеп ирешә. Бу хакта районның 117нче янгын сүндерү-коткару бүлегендә хәбәр иттеләр.
Янгын сүндерүчеләр килгәндә 32 квадрат метр мәйданда такта корылма яна торган була. Янгын сүндерүчеләрнең оператив гамәлләре нәтиҗәсендә ут таралуга юл куелмый.
Күршеләр бинаның хуҗасыз һәм буш булуын раслый.
Ут нәтиҗәсендә 32 квадрат метр мәйданлы хуҗасыз корылма кара күмергә әйләнә.
Фото: 117нче янгын сүндерү-коткару бүлеге
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев