Янгын Кәчимир авылында була.
Кукмара районында шашлык пешергәндә ут белән саксыз эш итү янгынга китергән. Бу хакта Кукмара районының 117нче янгын сүндерү-коткару часте хәбәр итә.

28 август көнне 19.15 сәгатьтә 117нче янгын сүндерү-коткару частеның элемтә пунктына Кәчимир авылының Таҗетдинов урамында янгын чыгуы турында хәбәр алына.

Янгын бүлекләре килеп җиткәндә утны кул астындагы чаралар белән сүндергән булалар.
Ут әтиҗәсендә 2 квадрат метр мәйданда утынлыкның түшәме янган.
Фото: 117нче янгын сүндерү-коткару часте
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев