Кукмара районында язгы чисталык икеайлыгы бара
Райондашларыбызны әлеге изге эшкә кушылырга чакырабыз.
Районыбызда язгы чисталык икеайлыгы бара. Табигать уянган мәлдә тирә-ягыбызны тәртипкә китерү, урамнарны, ишегалларын, парк һәм скверларны чүп-чардан арындыру — һәркемнең уртак бурычы.
Икеайлык кысаларында район башлыгы Сергей Димитриев тарафыннан да бурычлар билгеләнде. Узган атнада оешма-предприятиеләр, мәгариф, мәдәният учреждениеләре, торак-коммуналь хезмәтләр, шәхси эшмәкәрләр һәм битараф булмаган райондашлар өмәгә чыкты. Юл буйлары, елга-күл тирәләре, зиратлар, балалар мәйданчыклары чистартылды, агач-куаклар тәртипкә китерелде, кирәк булган урыннарда буяу-агарту эшләре башкарылды.
Шулай ук чүп контейнерлары тирәсен тәртипкә салу, санкцияләнмәгән чүплекләрне бетерү буенча эш алып барыла. Агачлар утырту, чәчәк клумбалары ясау кебек матурлык өстәү чаралары да планлаштырыла.
«Без мобиль элемтә, интернет, телевидение өлкәсендә «кайнаучы»лар гына түгел, ә шәһәрнең чисталыгын кайгыртучылар да», — ди РУЭС хезмәткәрләре.
Фото: шәхси архивтан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев