Ир-ат үз гаебен тулысынча таныды.
Кукмара районы прокуратурасы 26 яшьлек ир-егеткә карата җинаять эше буенча гаепләү актын раслады. Ул административ җәзага тартылган килеш, исерек хәлдә автомобиль йөртүдә гаепләнә.
Исерек хәлдә машина йөрткән өчен административ җәзага тартылган ир-ат 2024 елның 12 ноябрендә кич белән кабат исерткеч эчемлекләр кулланып, ВАЗ 21053 автомобиленең руль артына утыра һәм Түбән Казаклар авылының М.Җәлил урамы буйлап хәрәкәт итә. Анда аны Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре туктатып, идарә итүдән читләштерә.
Ир-ат үз гаебен тулысынча таныды.
Җинаять эше карау өчен судка җибәрелде.
Нет комментариев