Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында яңа туган сабыйларга кушылган иң сирәк исемнәр Инил, Аязхан һәм Асель

Ел башыннан Кукмара районында 156 малай һәм 136 кыз туган.

Быелның 11 аенда Кукмара районында 292 бала дөньяга килгән. Бу хакта район ЗАГС бүлеге начальнигы Зөлфия Латыйпова хәбәр итте.

Яңа туган сабыйларның 156сы — малай, 136сы — кыз. Шулардан гаиләдәге беренче балалар — 78, икенчеләр — 76, өченчеләр — 91, дүртенчеләр һәм аннан соңгылар — 47.

Малайлар арасында иң популяр исемнәр: Адель, Ранель, Максим, Сәид. Кызлар арасында: Мәликә, Ясминә, Әминә, Нәфисә, Дарина.

Инил, Хәлим, Гомәр, Лев, Аязхан, Асель, Виолетта, Златослава исемнәре сирәк очрый.

Күрсәтелгән чорда 197 пар үзләренең никахларын теркәгән, 91 пар аерылышкан.

Үлүчеләр саны — 528.

фото: Эльвира Иванова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев