Кукмара районында биш һәм аннан күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләргә депутат Илья Вольфсонның Яңа ел бүләкләре тапшырылды
Күчтәнәчләр биш һәм аннан күбрәк бала тәрбияләүче 54 гаиләгә бирелде.
Быел өченче ел рәттән Россия Дәүләт Думасы депутаты Илья Светославович Вольфсон исеменнән Кукмарада һәм районыбыз авылларында яшәүче, биш һәм аннан күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләргә Яңа ел бүләкләре тапшырылды.
«Мин үзебезнең җирлеккә 8 бүләк алып кайттым. Депутатның бәйрәм күчтәнәчен Чишмәбаш һәм Зур Сәрдектән — өчәр, Купка һәм Аш. Буҗидан берәр гаилә алды. Аларның һәммәсе дә күп балалы. Яхшы кәеф бүләк иткәне, балаларны сөендергәне өчен Илья Светославовичка зур рәхмәт», — диде Зур Сәрдек авыл җирлеге башлыгы Фәнис Фәттахов.
Илләр тыныч, табыннар мул, һәркем сау-сәламәт булсын!
фотолар Мәмәшир һәм Түбән Өскебаш авыл җирлекләреннән җибәрелде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев