Кукмара районы хәрби комиссары: Контракт төзүчеләр дәүләт тарафыннан социаль гарантияләр белән тәэмин ителә
Хәрби комиссар сүзләре буенча, килешү төзегән очракта бер тапкыр бирелә торган түләүләр каралган.
Ил алдындагы мөһим бурычларны үтәүдә контракт буенча хәрби хезмәт аерым урын алып тора. Ватанны саклауны үзенең һөнәри юлы итеп сайлаган гражданнар җаваплы һәм максатчан бурычлар башкара. Контракт хезмәте — ул нык ихтыяр һәм югары җаваплылык таләп итә торган юл.
Район хәрби комиссары, гвардия майоры Альберт Гомәров кандидатларны контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу эшенең барышы белән таныштырды, бер тапкыр бирелә торган түләүләр һәм башка мәсьәләләр хакында сөйләде.
«Кандидатларны контракт буенча хезмәткә сайлап алу эше хәрби комиссариат тарафыннан хәрби исәптә торучы гражданнарга чакырулар (повестка) җибәрү, телефон аша элемтәгә керү, хәрби исәпкә куйганда, аннан төшергәндә аңлату эшләре алып бару юлы белән, шулай ук җирле үзидарә органнары, предприятиеләр, хезмәт һәм мәшгульлек үзәге, район эчке эшләр бүлеге белән тыгыз хезмәттәшлектә алып барыла. Оешма-предприятиеләрдә очрашулар уздырыла, хезмәткәрләргә килешү буенча хезмәтнең төп үзенчәлекләре аңлатыла. Мәгълүмати төркем тәүлек дәвамында эшли, «кайнар линия» телефоны аша да үзеңне кызыксындырган сорауларга җавап алырга мөмкин, — дип аңлатты Альберт Гомәров. — Медицина тикшерүләре район үзәк дәваханәсендә башкарыла, барлык табибларны да 1-2 тәүлек эчендә узып чыгарга була».
Хәрби комиссар сүзләре буенча, килешү төзегән очракта бер тапкыр бирелә торган түләүләр карала. Болар: Оборона министрлыгыннан — 400 мең сум һәм Татарстан Республикасыннан — 2 миллион 500 мең сум.
«Контракт төзүчеләр дәүләт тарафыннан социаль гарантияләр белән тәэмин ителә. Аларга тотрыклы хезмәт хакы, өстәмә түләүләр, торак белән тәэмин итү мөмкинлекләре, медицина хезмәте, яллар каралган. Шулай ук хәрби хезмәт стажы пенсия билгеләгәндә исәпкә алына. Гаиләле хәрбиләр өчен дә өстәмә ярдәм чаралары бар. Махсус хәрби операция зонасында хәрби дәрәҗә, башкарган вазыйфа, хезмәт иткән елларга бәйле рәвештә 204 мең сумнан башлап акчалата түләү каралган. Шулай ук хәрби хәрәкәтләр ветераны таныклыгы бирелә, закон буенча тиешле ташламалар күрсәтелә, — ди хәрби комиссар. — Гражданнарны сайлап алу буенча төп бурыч түбәндәге бүлекчәләрне туплаудан гыйбарәт: «Рубикон» перспектив пилотсыз технологияләр үзәгенә 18-43 яшьлекләр, сәламәтлек категориясе А, Б булганнар, тәртипле, җаваплы кешеләр чакырыла. Өйрәтү вакыты — ике ай. Резерв әзерләү үзәгенә 18-64 яшь, сәламәтлек категориясе А, Б булганнар кабул ителә. Өйрәтү вакыты — 2 атнадан алып. Тулырак мәгълүмат алу өчен район хәрби комиссариатына мөрәҗәгать итәргә мөмкин».
Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев