Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Кукмара районы башлыгы махсус хәрби операциядә катнашучы солдатларга гуманитар йөк озата барды

Оешма-предприятиеләр, авыл җирлекләре, мәгариф учреждениеләре, җәмәгать эшлеклеләре, битараф булмаган район халкы — барысы да бергәләп соладатларга гуманитар йөк җыя.

Махсус операция башланганнан бирле, Кукмара районы хәрбиләргә актив рәвештә ярдәм итә. Оешма-предприятиеләр, авыл җирлекләре, мәгариф учреждениеләре, җәмәгать эшлеклеләре, битараф булмаган район халкы — барысы да бергәләп соладатларга гуманитар йөк җыя.

Чираттагы ярдәм партиясен район башлыгы Сергей Димитриев Кукмараның «Сугышчан кардәшлек» хәрби хәрәкәтләр ветераннары иҗтимагый оешмасы вәкилләре белән шәхсән үзе озатып барды.

«Комплектланган автомунча, кирәкле җиһазлар, медикаментлар, беренчел кирәк-ярак, азык-төлек, исемле посылкалар һәм башка бик күп әйберне махсус хәрби операция зонасындагы хәрбиләргә тапшырдык. Алар белән һәрвакыт элемтәдә торып, иң кирәкле әйберләрне илтергә тырышабыз», — дип билгеләп үтте район башлыгы Сергей Димитриев.

Хәрбиләр гуманитар ярдәм җыюда катнашкан һәркемгә зур рәхмәт белдерде.

Шулай ук сәфәре кысаларында Сергей Димитриев Татарстан шефлык итүче Луганск Халык Республикасының Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрендә гомер итүче Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен металл савыт-сабалар заводы продукциясен илтте. 

Махсус хәрби операция башланганнан бирле, Кукмара районыннан 500 тоннадан артык гуманитар йөк җибәрелгән.

Фото һәм видеоны район администрациясе тәкъдим итте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев