Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районы башлыгы гражданнарны кабул итү үткәрде

Кабул итүдә куян үрчетү өчен ферма төзү һәм бизнесны киңәйтү өчен җир кишәрлеге алу мәсьәләсе каралды.

Шәһәр администрациясендә район башлыгы Сергей Димитриев гражданнарны кабул итте.

Фәнис Хәбибуллин Иске Йорт авылында куян үрчетү һәм хәләл куян ите җитештерү өчен ферма төзү проектына ярдәм итүне сорап мөрәҗәгать итте.

Кукмара районы башлыгы гражданнарны кабул итү үткәрде

«Без авылда токымлы куяннар үрчетү өчен фермер хуҗалыгы булдырырга телибез. Бу — яңа эш урыннары һәм сатуда диетик ит барлыкка киләчәк дигән сүз. Бу төр куяннар 77 көн эчендә 2,7 — 3 килограмм авырлыкка җитәргә сәләтле», — дип сөйләде Фәнис Хәбибуллин.

Кукмара районы башлыгы гражданнарны кабул итү үткәрде

Рүзәл Кадыйров Өлге авылында җир участогы сатып алып, бакчачылык белән шөгыльләнә башлаган. Анда җимеш агачлары үстерә һәм үсентеләрен сата. Ул Сергей Димитриевка бизнесны киңәйтү өчен җир участогы бирүне сорап мөрәҗәгать итте.

Район башлыгы алга таба тормышка ашыру өчен ике бизнес-проектны да хуплады.

Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев