Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара аграр көллиятендә 40ка якын студент өстәмә эшче һөнәр үзләштерә

Бүгенге көндә 20 укучы тракторчы-машинист, 15 укучы электромонтер һөнәрләре буенча белем ала.


Быелның 6 мартында Татарстанның белем бирү учреждениеләре базасында Студентлар отрядлары өчен өстәмә һөнәри белем бирүгә старт бирелгән иде. Әлеге программа Кукмара аграр көллиятендә дә уңышлы гына тормышка ашырыла. Аның кысаларында бүгенге көндә 40ка якын студент өстәмә рәвештә бушлай эшче һөнәр үзләштерә. 

Кукмара аграр көллияте директоры ярдәмчесе Альберт Юнысов сүзләренә караганда, бүгенге көндә 20 укучы тракторчы-машинист, 15 укучы электромонтер һөнәрләре буенча белем ала. 

«Укулар быелның 1 июленә кадәр дәвам итәчәк. Әлеге курсларны үткән укучылар Студентлар отрядлары составында эшкә урнаша алачак», - диде Альберт Юнысов.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk