Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара «Аҗаган» хәрби-патриотик уеннары үтте

Ул Бөек Җиңүнең 79 еллыгына багышланган иде.

Кукмара 4нче урта мәктәбендә «Аҗаган» хәрби-патриотик уеннары үтте. Ул Бөек Җиңүнең 79 еллыгына багышланган иде. «Аҗаган»да район мәктәпләреннән һәм аларда эшләп килүче хәрби-патриотик берләшмәләрдән барлыгы 238 бала — 17 команда катнашты.

Кукмара «Аҗаган» хәрби-патриотик уеннары үтте

«„Аҗаган“ уеннары бөтен Рәсәй буенча үткәрелә. Тарихына күз салсак, ул иң беренче тапкыр 1964 елда Пермь өлкәсендә уздырылган. Ярышлар ике яшь категориясендә үтә: 10-14 һәм 14-17 яшьлекләр. Алар сафта атлау, мылтык сүп җыю кебек сигез төрле конкурста үз осталыкларын күрсәтә. Бу чарада катнашучылар барысы да район мәктәпләрендә эшләп килүче хәрби—патриотик берләшмәләргә йөрүчеләр. Шуңа күрә аларның әзерлекләре әйбәт. Уен ахырында беренче урын алган команда зона этабында катнашачак, быел ул Сабада оештырылыр дип көтелә», — диде «Галактика» балалар иҗат үзәге методисты Рәзинә Әхмәдуллина.

Кукмара «Аҗаган» хәрби-патриотик уеннары үтте

«Аҗаган» уены — яшь буынны патриотик рухта тәрбияләүнең бер ысулы булып тора. Егет-кызларның туган илгә багышланган җырлар башкара-башкара сафтан атлаганнарын күреп, тәннәр чымырдап куя. «Аҗаган» укучыларның рухын чыныктыра, аларда хәрби осталык күнекмәләре булдыруга бер адым булып тора. Чарада катнашкан якташыбыз, «Игла» позывнойлы офицер да 4нче мәктәптә укыганда әлеге уенда катнашкан.

«Бүгенге көндә мин Түбән Новгородта хезмәт итәм. Хәзер исә туган якка вакытлыча ялга кайттым. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Кировтагы медиина академиясендә укыдым. Аннан армия сафларына алындым һәм, шуннан соң, килешү нигезендә хезмәтемне дәвам итәргә булдым. Бу уен яшьләргә бик файдалы, кыз яки малай булуы әһәмиятле түгел, кече яшьтән үк балаларда ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләргә кирәк. Ул илнең сакчысы булып үссен. Бөтен кеше дә хәрби булып бетә алмый, әмма йөрәктә үз илеңне ярату хисләре булырга тиеш. Аннан соң бу уеннар команда белән эшләргә өйрәтә, армия хезмәтенә дә әзерлек булып тора», — дип сөйләде хәрби.

Кукмара «Аҗаган» хәрби-патриотик уеннары үтте

Укучылар ярышларга ныклап әзерләнгәннәр. Чарлы мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Алинә Гаянова да иптәшләре белән «Аҗаган»да үзләрен сынап карады.

«Безнең мәктәптә „Витязь“ патриотик командасы эшләп килә. Анда 15 кеше йөри. Укытучыбыз — Александр Чапуринов. Мондый ярышлардан мәктәбебез читтә калмый. Быел бу чарага 10 кеше килдек. Аңа өч ай ныклап әзерләндек, аннан тыш, тормыш иминлеге дәресләрендә һәрдаим мылтык сүтеп җыю, сафта йөрү кебек биремнәрне кабатладык. Минем әлеге командага кушылганыма ике ел булды. Безнең сыйныфта малайлар күп, шуңа күрә мин дә бу юнәлешкә кереп киттем. Шул вакыт эчендә бүтен кирәкле күнекмәләргә өйрәндем. Туган илне сакларга кирәк», — диде ул.

10-14 һәм 14-17 яшлекләр арасында урыннар түбәндәгечә билгеләнде:

1нче урын — беренче гимназия, күппрофильле лицей,

2нче урын — Зур Сәрдек гимназиясе, Манзарас мәктәбе,

3нче урын — 4нче мәктәп, Нырья мәктәбе.

Фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев