Кәркәүч җирлегендә ике сайлау участогы эшли
Авыл халкы Президентны сайлагач, Нәүрүзбикәне каршы алу бәйрәмендә дә катнашты
Кәркәүч авыл җирлеге 4 авылны берләштерә: Кәркәүч, Ташлы Елга, Бурсык-Елга, Салтык-Ерыклы. Барлыгы 280 хуҗалыкта 868 кеше яши. Сайлаучылар саны күп булганлыктан, Ташлы Елга авылында аерым сайлау участогы эшли.
Кәркәүч авылының Ленин урамы, 104 йорт адресы буенча урнашкан 1688нче номерлы сайлау участогында тавыш бирү хокукы булган 400 кеше исәпләнә.
Сайлау участокларына килә алмаган өлкән яшьтәгеләр һәм физик мөмкинлекләре чикләнгән 60 сайлаучы янына сайлау комиссиясе вәкилләре үзләре чыкты.
- Сайлау тәртип белән, оешкан төстә уза. Сәгать 10га 52% сайлаучы кеше килде. Башта Бурсык-Елга авылына барып, өйләрендә 7 кешене сайлатып кайттылар. Хәзер безнең төркем Салтык-Ерыклы авылына китте. Җирлектә иң өлкән сайлаучы – 90 яшьлек Миңсылу Әхтәмова. Быел сайлау исемлегенә беренче тапкыр ике кыз һәм бер егет кертелде. Аларга махсус значок белән лента, истәлекле бүләкләр тапшырдык, - дип хәбәр итте 1688нче номерлы сайлау участогы рәисе Фирдәүсә Сабирова.
Зөлфия Вилданова – КНИТУның I курс студенты:
- Сайлауда беренче тапкыр катнашам, бик дулкынланам. Без үзебезнең киләчәкне үзебез сайларга тиешбез бит, - дип, үзенең хис-кичерешләре белән уртаклашты.
Сайлау участогында иртәдән үк җанлылык сизелә. Авыл мәдәният йортына килеп кергәндә, бәйрәм рухы күңелгә рәхәтлек биреп тора. Сайлау белән берлектә Кәркәүч һәм Салтык-Ерыклы авылларының клуб хезмәткәрләре биредә кыш озатуны оештырганнар. Фойеда тәмле коймак белән кайнар чәйдән авыз итәргә бөтен мөмкинлекләр тудырылган. “Без бүген үзебезнең җитәкчебезне сайларга һәм язны – Нәүрүзбикәне каршы алу бәйрәменә җыелдык”, - дип башлады сүзен Кәркәүч мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Әлфия Газизуллина. Тамаша музыка, әбиләрнең җырлары, Салтык-Ерыклы авылы кызларының заманча биюләре, уеннар, конкурслар белән үрелеп барыла. Сайлау участогыннан халык бер генә мизгелгә дә өзелми. Бар халык бер-берсен бәйрәм белән котлый. Чыннан да, икеләтә бәйрәм булган бу! Сайлауга дип килгән бер генә кеше дә өенә кайтып китәргә ашыкмый.
35 ел буе балалар бакчасында эшләгән Асия Әгъләмҗанова белән дә бик теләп аралаштык.
- Президентка үз тавышымны бирдем, безнең өметебезне аклар дип ышанам. Аллага шөкер, тормышлар бик рәхәт, илләребез тыныч, өйләребез җылы. Алга таба да шулай булсын иде, - диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев