Коену сезоны алдыннан сулыкларда профилактик рейдлар уза
Соңгы яңалыклар

Коену сезоны алдыннан сулыкларда профилактик рейдлар уза

Быелгы тикшерү нәтиҗәләре буенча сулык коену өчен тулысынча әзер.

Шәмәрдәннең 4нче зона эзләү-коткару хезмәткәрләре районыбызның Киндеркүл авылы янындагы Оштырма елгасында тикшерүләр уздырды. 

- Водолазлар пляж зонасында эшләде. Тикшерү өч метрга кадәр тирәнлектә алып барылды. Белгечләр елга төбен көнкүреш чүп-чарларыннан, эре ботаклардан, агач тамырларыннан, арматура һәм ватылган пыялалардан яхшылап чистарттылар. Мондый профилактик рейдларны ведомство хезмәткәрләре ел саен барлык рәсми пляжларда үткәрә. Быелгы тикшерү нәтиҗәләре буенча сулыкның кешеләрне кабул итүгә тулысынча әзер булуы турында рәсми акт төзелде”, - дип хәбәр итте районның 117нче янгын сүндерү-коткару часте җитәкчесе урынбасары Газинур Хаев. 
 


Нет комментариев