Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Көчсезнең ачуы көчле

Район эчке эшләр бүлегенең участок инспекторлары, җинаятьләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә бер айга якын барган эзләнү эшләре барышында һәм урамнарга куелган камералар нәтиҗәсендә, аларның кем икәнлекләре ачыкланды.

Үткән атнада Кукмара үзәгеннән барганда  «Олимп» Боз сарае янындагы автобус тукталышына күзем төште. Ярымҗимерек хәлдә, ягъни автобус көтүчеләрне җилдән һәм кар-бураннан ышыклап торучы каты пыяладан (оргстекло) ясалган ян-яннары, арткы өлеше сынган иде аның. Нәтиҗәдә шактый зур тишекләр барлыкка килгән. «Җилле көннәр булгалады, бәлки көннең салкынлыгы да тәэсир иткәндер, тузган икән», - дигән фикер белән яныннан үтеп киттем. Кемдер ваткандыр, дигән уй күңелгә дә килмәде.

Кызганыч, әмма куллары кычыткан 15 һәм 16 яшьлек ике кукмаралының гамәлләре булып чыкты бу эш. Октябрь аеның соңгы көннәрендә алар әлеге тукталышның пыяла өлешләрен ваталар. Әле моның белән генә тукталып калмыйча, урам буйлап китеп, хәрби комиссариат каршындагы тукталышның да стеналарын җимерәләр.

«Район эчке эшләр бүлегенең участок инспекторлары, җинаятьләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә бер айга якын барган эзләнү эшләре барышында һәм урамнарга куелган камералар нәтиҗәсендә, аларның кем икәнлекләре ачыкланды. Әлеге яшүсмерләрнең берсе - Кукмара 4нче урта мәктәбе укучысы, икенчесе беркайда да укымый һәм эшләми. Үзләре әйтүе буенча, күңеллелек җитмәгәнлектән, алар тукталышларны җимереп күңел ачканнар булып чыга. Әлбәттә, яшүсмерләрнең бу гамәлләре җавапсыз калмаячак. 15 яшьлегенә җинаять җаваплылыгына тарту яше тулмаганга күрә, балигъ булмаганнар белән эшләү инспекциясенә исәпкә куелды. Ә 16 яшьлегенә Хокук бозулар Кодексының 7.17 пункты (белә торып чит мөлкәтне юкка чыгару) нигезендә беркетмә төзелде. Ул шулай ук эчке эшләр бүлегендә  исәпкә алынды. Моннан тыш, аларга район Башкарма комитетына китерелгән 4 мең сумнан артык зыянны да капларга туры киләчәк», -  ди балигъ булмаганнар белән эшләү инспекциясе хезмәткәре, өлкән лейтенант Фәнис Хәбибуллин.
 
Кичке якта үзләре өчен кирәкле шөгыль таба алмаган  бу яшүсмерләрнең киләчәк тормышлары нинди булыр? Туры юлны күреп, бу вакыйгадан үзләренә сабак алырмы икән алар? 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев