Киләсе атнада Татарстанда һава торышы нинди булачак?
Соңгы яңалыклар

Киләсе атнада Татарстанда һава торышы нинди булачак?

Республика циклонның тыл өлешендә булачак

Киләсе атнада циклон Татарстанга янә салкын китерәчәк. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе кисәтә.

Дүшәмбе көнне, 12 августта, республика циклонның тыл өлешендә булачак. Урыны белән бераз яңгыр яварга мөмкин, төньяк-көнбатыштан көчле җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитү фаразлана.

Метеорологларның алдан фаразлавы буенча, сишәмбе һәм чәршәмбе, 13 һәм 14 августта, урыны белән яңгырлар явачак. Шул ук вакытта Татарстанда бераз җылытачак – көндезге сәгатьләрдә һава +14, +19 градуска кадәр җылы торачак.

Татар-информ

фото: Эльвира Мөбарәкшина/ "Хезмәт даны"

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев