Киләчәккә адым: Кукмара 4нче урта мәктәбендә төзекләндерү эшләре бара
Капиталь ремонт тәмамлангач, мәктәп укучыларны яңа төс алган, якты һәм җылы сыйныф бүлмәләрендә каршы алачак.
Быелның гыйнваренда Кукмара 4нче урта мәктәбендә капиталь ремонт эшләре старт алды. Төзекләндерү «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» федераль программасы буенча башкарыла.
«Мин үзем дә әлеге мәктәпнең чыгарылыш укучысы. 1989 елда, яңа гына ачылган белем йортына, беренче сыйныфка укырга кергән идем. Тиешле белем-тәрбия алып, тугызынчыдан соң укуымны көллияттә дәвам иттем. Күптән түгел 40 елга якын тарихы булган мәктәпкә җитәкче итеп билгеләндем. Зур күләмле ремонт эшләре алып барылу, киләчәктә бинаның яңарып, заманча төс алачагын күрү — минем өчен аеруча куанычлы, — ди мәктәп директоры Гөлназ Мәхмүдова. — Федераль программа бинаны төзекләндерү генә түгел, ә җиһазландыруны һәм китапханә фондын тулыландыруны да күздә тота. Шулай ук тирда һәм укыту остаханәләрендә дә яңарыш булыр дип өметләнәбез».

Гөлназ Разиф кызының сүзләренә караганда, өч катлы мәктәп бинасының гомуми мәйданы 4332 квадрат метрны тәшкил итә. Хәзерге вакытта биредә 513 бала белем ала.
«Ремонт вакытында бина шартлы рәвештә укыту һәм төзелеш зоналарына бүленде. Төзекләндерү эшләре уку процессына комачаулык тудырмый. Башлангычлар — беренче һәм икенче, ә калган сыйныфлар бер сменада укый. Өченче чирекне үзебезнең мәктәптә төгәлләрбез, дип ышанабыз. Алга таба гадәти һәм дистанцион уку форматын чиратлаштырып алып бару мәсьәләсе каралачак. Әти-әниләрнең аңлап, теләктәшлек күрсәтүләренә зур рәхмәт. Аларны төзекләндерү эшләренең барышы белән танышырга мәктәптә көтеп калабыз, — ди җитәкче. — Азык-төлек блогында инде ремонт уздырылган иде, шуңа күрә бу юлы ул төзекләндерүгә кагылмый. Ашханә эшли, балалар кайнар ризык белән туклана».

Төзелеш эшләренең барышы белән прораб Дамир Бариев таныштырды.
«Әлеге объектта эшләр быелның 5 гыйнваренда башланды. Хәзерге вакытта тулысынча демонтаж эшләре бара. Стена, идән һәм түшәмнәр кырып чистартыла, биредә иске бернәрсә дә калмаячак. Ремонт кысаларында бинаның түбәсе, фасады яңартыла, җылыту, электр һәм су белән тәэмин итү, канализация системалары алыштырыла, яңа тәрәзә, ишекләр куела, сыйныф бүлмәләре, коридорлар төзекләндерелә. Шулай ук спорт залы, санитар бүлмәләргә дә капиталь яңарту каралган, — диде ул. — Бүгенге көндә биредә 30га якын кеше эшли. Алга таба хезмәткәрләрнең саны артачак. Ремонт эшләре билгеләнгән график нигезендә алып барыла. 1 августка төгәлләү планлаштырыла. Сыйфатка аерым игътибар бирәбез, барлык эшләр дә заманча таләпләргә туры китереп башкарыла».
Капиталь ремонт тәмамлангач, мәктәп укучыларны яңа төс алган, якты һәм җылы сыйныф бүлмәләрендә каршы алачак. Бу исә белем алу сыйфатын күтәрүгә, балаларның мәктәпкә йөрү теләген арттыруга уңай йогынты ясаячак.

Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев