Гадәттән тыш хәл вакытында кешеләр имгәнгән.
Казан-Сочи рейсы буенча оча торган самолетны яшен суккан. Имгәнүче кешеләр юк. Бу турыда бүген РБКсайты Сочи аэропортының матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итте.
"Сочи аэропортыннан 35 км ераклыкта "Победа" авиакомпаниясе самолетына яшен суккан", диелгән бу хәбәрдә.
Сочи аэропортында самолетны техниклар караган. Бу самолет Сочидан Мәскәүнең Внуково аэропортына пассажирларсыз гына киткән.
Мәскәүгә шушы самолетта очрага тиешле пассажирларны башка рейсларда озатканнар.
фото: Михаил Захаров
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев