Хезмәт даны

Кукмара районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Юл әдәбе турында: Райондашыбыз истәлекләрен барлый

Безгә язалар.

Электр поездларына утырып, Казан юлларында еш йөргәнлектән, анда булган  хәлләрне күреп, газета аркылы яктыртып, сезнең белән дә уртаклашасым килә.

Бәйрәмнәр алдыннан һәм атна ахыры җиткәч өйләрен, гаиләләрен һәм туган якларын сагынып кайтучы халык белән вагон эче генә түгел, тамбурлар да тула. Шулар арасында аеруча яшьләр күзгә ташлана. Атна дәвамында укып, арып-талган студентлар электр поездындагы инвалидлар һәм балалы әниләр өчен каралган урыннарны да үз итәләр. Бер кат урнашкач, күтәрелеп карарга да “кыенсынып”, озын чәчләрен йөзләренә төшереп, телефонда уйнап кайталар.

Янәшәләрендә басып торучы олы апа-абыйларда гамьнәре юк. Болар бит инде булачак белгечләр, араларында, бәлки, зуррак кәнәфиләрне биләүчеләр дә булыр, мондый яшьләрдән нәрсә өмет итәргә кала соң инде дигән уйлар да килә. Дөрес, юлчылар арасында тәртипле, мәрхәмәтле яшьләр дә аз түгел. Олы кешеләрне күреп, үз урыннарын тәкъдим итәләр. Аларның укулары һәм эшләре уңышлы булсын иде. Ә инде тәкәбберлек күрсәткән яшьләребезгә картлык көннәрен каршы алган чорда башкалардан игелеклелек күрергә насыйп булсын. Әти-әниләр дә ул-кызларының колагына бу турыда бераз тукып торсалар артык булмас. Кыскасы, бер-беребезгә булышып һәм хөрмәт белән яшәсәк иде бу якты дөньяда. Барыбызга да сәламәтлек, озын гомер һәм уңышлар теләп, 

Григорий ЗАХАРОВ, Кукмара

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев