Хуҗабикәләр 30 йомыркадан камыр әзерләгәннәр һәм йорт токмачы кискәннәр
Күптән түгел Югары һәм Түбән Күзмис авыллары халкы махсус хәрби операция зонасында булган егетләргә җибәрер өчен йорт токмачы әзерләгән.

«Безнең кызлар 30 йомыркадан камыр ясадылар һәм йорт токмачы кистеләр. Моннан тыш, өйләрендә алдан әзерләп тә, 15 йомыркадан токмач кисеп алып килделәр. Киптергәннән соң, әзер продуктны авыл җирлеге башлыгы Владимир Павлов биргән азык-төлек контейнерларына тутырдык. Йөрәк һәм кулларыбызның җылысы солдатларга барып ирешсен. Бергәләшеп кенә барлык сынауларны уза алачагыбызга ышанабыз. Егетләр үзләренең ялгыз түгеллеген сизеп, тоеп торырга тиеш, аларның артында ышанычлы тыл бар, без аларга ышанабыз», — дип сөйләде Югары Күзмис авыл клубы мөдире Людмила Дмитриева.

Фото Югары Күзмис авыл клубы архивыннан
Нет комментариев