Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Җирләрдән файдалану һәм аларны саклау буенча дәүләт инс­пекторы Илнар Кәримов: Безнең бурыч - җир кишәрлекләренең чикләрен билгеләү

Эшен күңелен биреп башкаруы, тырышлыгы аңа әти-әнисеннән күчә.

Яраткан эшеңә һәр көн бәйрәмгә барган кебек килүдән дә зур бәхет юктыр, мөгаен. Бу яктан Кукмарада яшәүче Илнар Кәримов бәхетле, чөнки тормышын үзенә кызык­лы өлкә белән бәйләгән.

Икенче номерлы урта мәктәпне тәмамлап, Татарстан бизнеска ярдәм итү институтының юриспруденция факультетында читтән торып белем ала ул. Ахыргы курсларда укыганда 2003 елда Дәүләт теркәү палатасы филиалына (хәзер – Татарстан Республикасы Росреестр идарәсенең Балтач һәм Кукмара районнары буенча муниципальара бүлеге) беренче категорияле белгеч буларак урнаша. 2014 елда Саратовта белемен күтәреп, имтиханнар тапшыра да Татарстан Республикасы дәүләт регистраторы итеп билгеләнә, узган елның октябренә кадәр күчемсез милеккә хокукларны һәм аның белән килешүләрне дәүләт теркәве белән шөгыльләнә. Ә аннары аңа Балтач һәм Кукмара районнары җирләреннән файдалану һәм аларны саклау буенча дәүләт инс­пекторы вазыйфасы йөкләнелә. 

– Җир кишәрлеге чикләре буенча күршеләре белән бәхәс туган кешеләр безгә мөрәҗәгать итеп гариза язсалар, җир кишәрлекләрен тикшерүне уздыру үтенече белән прокуратура, район эчке эшләр бүлеге, администрациядән хатлар килсә – шул урынга чыгабыз. Шулай ук авыл хуҗалыгы карамагындагы җир кишәрлекләреннән максатчан файдаланмау­ны да тикшерәбез. Анда я чүплек, я карьер ясалган булырга, яки бөтенләй чүп үләне басып алып, ул җир кулланылмас­ка мөмкин. Нәкъ менә шундый очракларны ачыклыйбыз, – дип, вазыйфаи бурычларының нечкәлекләре белән таныштырды Илнар Илдус улы. 

Балтач һәм Кукмара районнары буенча күчмә тикшерүләргә вәкаләтләре булганлыктан, ике райондагы җирләрне теләсә кайсы вакытта тикшерә алалар икән. Мисал өчен, билгеле бер җирнең чикләрен үлчиләр, чик нокталарын билгелиләр дә, эш урынына кайткач, программадагы картага куеп карыйлар. Ә хокук бозулар булган очракта, аларны бетерү турында кисәтү җибәрәләр. 

22 яшеннән тормышын үз һөнәренә багышлаган Илнар Кәримов күпьеллык нәтиҗәле хезмәтен югары дәрәҗәдә намуслы үтәгәне өчен Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсенең Рәхмәт хаты, Мактау грамотасы һәм “Росреестр­га 15 ел” күкрәк билгесе белән бүләкләнә.

Эшен күңелен биреп башкаруы, тырышлыгы аңа әти-әнисеннән күчүе аңлашыла да. Чөнки гомере буе ветеринар табибы булып хезмәт куйган Илдус абый, күпме хатын-кызга әни булу бәхете бүләк иткән акушер Лилия апа кебек уллары Илнар да кукмаралылар арасында ихтирам һәм хөрмәт яулый. 

Язмам герое бар яктан да булдыра, спортка вакыт табарга да өлгерә. Кыш көне спортзалга, җәен стадионга йөри. Ә мәктәптә укыганда милли көрәш буенча гел призлы урыннарга лаек була, төрле шәһәрләрдә оештырылучы Татарстан беренчелеге ярышларында катнаша ул. “Мәктәп данын яклап та, район өчен дә көрәштем. Сабантуйларны аеруча көтеп ала идем. Балалар һәм яшүсмерләр арасында әллә ничә мәртәбә батыр калгаладым”, – дип, яшьлеген искә төшерде кечкенәдән спортны үз иткән актив райондашым. Олы улы Исламның футбол уйнавы, уртанчысы Ризванның самбо белән шөгыльләнүе – эш сөючән әтиләренең үрнәгендә тәрбияләнүләренә бер дәлил.

Люция Шәкертова, бүлек начальнигы урынбасары: 

– Коллективыбызда олы хөрмәткә лаек Илнар Кәримов – принципиаль, акыллы, бик максатчан, җаваплы белгеч. Аның белән 21 елдан артык бергә хезмәт куябыз. Ул үз эшен профессиональ дәрәҗәдә, сыйфатлы итеп һәм җиренә җиткереп башкара.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев