Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Ике Кукмара районы кешесе мошенникларга 1,5 миллион сумнан артык акча күчергән

Район эчке эшләр бүлеге мәгълүматлары буенча, 2024 елда мошенниклар район халкына 42 миллион сумлык зыян салган.

Мошенниклар тынычланды, ахры, дип уйларга да өлгермәдек, Яңа елга аяк басарга санаулы көннәр калганда, тагын ике райондашыбыз шулар кармагына эләкте: 1 миллион 542 мең 777 сум акчасын югалтты. 
Фатир акчасын — мошенникларга

«25 декабрьдә, кәрәзле телефон элемтә челтәреннән дип, бер ир-ат шалтыратты да абонент тарифлары өчен ничә сум акча түләвем белән кызыксынды. „560 сум“, — дидем. Ул кыйммәт икәнлеген әйтте, түләүне 392 сумга калдырачагын ышандырды. Риза булдым. 27 декабрьгә кадәр миңа төрле-төрле абонент номерларыннан шалтыраттылар, берсе үзен — Үзәк Банк, икенчесе Федераль иминлек хезмәткәре (ФСБ) дип таныштырды. ФСБдан булган ир кеше видеоэлемтә аша хәбәргә чыкты, аның экранда фоторәсеме дә бар иде. Ул: „Бу хакта беркемгә сөйләмәгез, кеше белән аралашмагыз. Сезнең телефонга тыңлый торган җайланма куелган“, — дигәч, аеруча да курыктым. Хәтта күршеләргә дә кермәдем, улыма да әйтмәдем», — дип сөйләде күз яшьләре аша райондашыбыз.

Җиденче дистәне түгәрәкләгән ханымның сүзләренчә, аның банкларның берсендә вклады — улы белән бергәләп аңа фатир алырга дип җыйган 1 миллион 300 мең сум акчасы була. Ялган Федераль иминлек хезмәткәре мошенникларны кулга төшерү өчен фатир алырга кирәклеген, моның өчен сату-алу килешүе төзүнең мөһимлеген ирештерә.

«Телефонның икенче очындагы кеше нәрсә куша, барысын да үтәдем. Банкта эшләүче кассир килешүдә күрсәтелгән счетка акчаларны күчерде. Эш моның белән генә төгәлләнсә иде дә бит?! Кабат шалтыраттылар, телефонга махсус кушымта йөкләүнең мөһимлеген җиткерделәр. Алга таба шәһәрдәге банкоматларның берсенә барып, алар әйткән банк картасы мәгълүматларын кертеп, кабат 165 мең сум юлладым. Еллар буе туплаган 1 миллион 465 мең сум акчабызны югалттым. Хәзер бар өмет полиция хезмәткәрләрендә. Мошенникларны тапсалар ярар иде инде. Райондашларга әйтер сүзем шул: булган акчаларыгызны саклагыз! — ди ул.

Акча эшлим дип...

26 декабрьдә 29 яшьлек райондашыбыз да кырыгалдар корбаны була. Аның телефонына эш белән бәйле СМС-хәбәр килә. 

«Беренче карашка, тәкъдим бик кызык кебек тоелды: интернет кибетләрнең берсендәге товарларга „ошый“ тамгасы куясың да бер тамгага 60 сум исәбеннән акча эшлисең. Кызыксынып куйдым һәм каршы җавап яздым. Бер сайтның сылтамасын җибәрделәр дә, анда теркәлдем. Акчалар шундагы шәхси счетка күчәргә тиеш иде. Әйтелгәннәрне үтәдем һәм хезмәт хакы, чыннан да, күчте һәм мин аларны үземнең картага юлладым. Берничә сәгатьтән яңа биремнәр килде. Бу юлы 18 мең сумга товар сатып алырга кирәк иде. Анысын да башкарып, баланстагы акчаларны арттырдым. Тик менә биремнәрне үтәү өчен кирәк булган сумма да арта барды. Әйтик, өченче бирем өчен 158 мең сумлык товар аласы. Менеджерга акчам юклыгын әйтеп язган идем, ул исә төрле банклардан микрозаймнар тәкъдим итә башлады, танышлардан сорарга кушты. Баланста 98 мең сум акча җыелган иде, анысын инде чыгарып булмады. Шуннан соң үземнең капкынга төшкәнемне аңладым. Ике көн эчендә 77 мең 777 сум акчамны юкка чыгардым. Мошенниклар турында ишеткәнем бар, әлбәттә, әмма мондый юл белән акча үзләштерүләрен белми идем әле. Хәзер терсәк якын да бит, тешләп кенә булмый...» — ди райондашыбыз.

Район эчке эшләр бүлеге мәгълүматлары буенча, 2023 елда мошенниклар район халкына 22 миллион, ә 2024 елда 42 миллион сумлык зыян салган.

фото: «Татар-информ» МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев