Игътибар: Бүген Татарстанда хәбәр итү системаларының эше тикшереләчәк
Татарстанлыларга тынычлык сакларга киңәш ителә.
Бүген Татарстанда республика хәбәр итү системасын планлы тикшерү узачак. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә хәбәр иттеләр, дип яза «Татар-информ» МА.
10.40 һәм 10.45 сәгатьләрдә электр сиреналары һәм сөйләм сиреналары (башта республика, аннары муниципаль дәрәҗәдә) кабыначак, ә 10.43 сәгатьтә мөһим хәбәр теле- һәм радиоканаллар аша тапшырылачак.
Ил төбәкләрендә хәбәр итү системаларын Бөтенроссия күләмендә тикшерү елга 2 мәртәбә— яз һәм көз көннәрендә уза. Татарстанлыларга тынычлык сакларга киңәш ителә. Сиренаны ишетмәвегез турында хәбәр итүнең кирәге юк.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, республика хәбәр итү системасы 1980 елларда ук булдырылган. Узган дистә еллар эчендә республика шәһәрләрендә һәм районнарында яңа торак кварталлар төзелде. Бу проблемалы зоналар, шулай ук электр сиреналары һәм сөйләм сиреналары урнаштырылган барлык урыннар да белгечләргә билгеле. Нәкъ менә алар җиһазларның төзеклеген һәм хәбәр итү өчен җаваплы вазифаи затларның гамәлләрен тикшерәчәк.
Фото: «Татар-информ» МА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев