Ятмас-Дусай авыл җирлегендә хисап җыелышы узды
Әлеге җирлеккә Ятмас-Дусай, Шепшеңәр, Беренче Май һәм Ямбулат-Пустыш авыллары керә.
Ятмас-Дусай җирлегенә кергән 4 авылдагы 216 хуҗалыкта 421 кеше исәпләнә. Ятмас-Дусайда — 281, Шепшеңәрдә — 120, Беренче Майдагы 5 хуҗалыкта — 13, Ямбулат-Пустыштагы 4 хуҗалыкта 7 кеше яши.
Хуҗалыкта барлыгы 1520 мөгезле эре терлек бар, шуның 516сы — савым сыер. Ятмас-Дусай территориясендә урнашкан фермада 84 бозау бар.
Кече бизнес буенча жирлектә Мөнип һадиев һәм Азат Закировлар эшли.
.jpg)
«2025 елда үзара салым акчасына авыл урамына 275 тонна вак таш җәелде, яктырткыч һәм кронштейннар алынды, фельдшер-акушерлык пункты алдына күпер салынды, су башнясы һәм чишмә ремонтланды, карлар чистартылды», — дип сөйләде җирлек башлыгы Әдилә Шәймәрданова.
Фото: Миннегөл Әхмәтова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев