Янил авылыннан Фидорова Минехәят Хөсәен кызына 95 яшь тулды
«Бик рәхәттә яшим, Аллага шөкер», — ди юбиляр, күңелендәге рәхмәт сүзләрен яшермичә.
Бүген Янил авылыннан Фидорова Минехәят Хөсәен кызы үзенең 95 яшьлек күркәм юбилеен, гомер бәйрәмен билгеләп үтә. Бу гади генә туган көн түгел, ә хезмәт һәм сабырлык кебек матур сыйфатларның күркәм нәтиҗәсе.
Юбилярны котларга район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова, районның социаль яклау бүлеге җитәкчесе Регина Мусина, Янил авыл җирлеге башлыгының сәркатибе Әлфия Платонова, «Вахитов» җәмгыяте белгече Алсу Йосыпова килде. Кунаклар Минехәят апага район башлыгы Сергей Димитриев исеменнән Рәхмәт хаты һәм истәлек бүләге тапшырдылар, ихлас котлауларын җиткереп, нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, имин һәм бәхетле тормыш теләделәр.

Минехәят Хөсәен кызы Янил авылында җиде балалы гаиләдә дөньяга килә. Аның балачагы ил өчен иң авыр елларга туры килә. Яп-яшь килеш өч бертуган абыйсы Бөек Ватан сугышына китеп, туган якка әйләнеп кайтмый. Бу фаҗига бөтен гаиләгә, шул исәптән кечкенә Минехәятнең дә күңеленә тирән эз сала.
Заман балаларына тормышның ачысын да, төчесен дә татырга туры килә: ачлык-ялангачлык, бетмәс-төкәнмәс авыр хезмәт — боларның берсе дә юбилярны читләтеп үтми.
«Ачлык елында туганмын, — дип искә ала Минехәят апа. — Хәзерге чиркәү урынында урнашкан мәктәптә җиде сыйныф белем алдык. Төшке ашка дип өйгә йөгереп кайтабыз, ә әни: «И балалар, ник кайтасыз соң, монда да ашарга берни юк бит...» — дип авыр сулап каршы ала иде», — ди ул, күзләренә яшь тулып.
Мәктәпне тәмамлагач, яшьләрне читкә — урман кисәргә җибәрәләр. Аннары инде гомеренең күп өлешен колхоз хезмәтенә багышлый: сыер да сава, сабанчы да була, трактор руле артына да утырырга туры килә. Кайда нинди эш кушсалар — зарланмыйча, намус белән башкара.
Минехәят апа авылдашы Андрейга кияүгә чыгып, тигез, матур тормыш корып җибәрәләр. Дүрт бала — ике ул һәм ике кыз тәрбияләп үстерәләр. Күзләре күрмәгән кайнанасын да соңгы көненә кадәр кадер-хөрмәт белән тәрбияләп, соңгы юлга озата. Кешегә кылган игелек югалмый — бүген бу игелекләр үзенә меңе белән әйләнеп кайта.
Хәзерге көндә Минехәят апа улы Радик, килене Марина һәм яраткан оныкларының игътибарын, җылысын тоеп, бәхетле картлык кичерә. Читтә яшәүче балалары, оныклары да туган йортка ашкынып кайта, бу йортта һәркемне көтеп алалар.
«Бик рәхәттә яшим, Аллага шөкер», — ди юбиляр, күңелендәге рәхмәт сүзләрен яшермичә.

Килене Марина апа да кайнанасы турында җылы сүзләр әйтте:
«Без әти-әни белән чын күңелдән горурланабыз. Авылда алар кебек үрнәк гаиләне белмим. Үзебезгә дә шундый матур, тигез тормыш насыйп булсын иде. Бу йортка килен булып төшкәч, бик тиз ияләштем, әти белән әнине якын иттем. Инде егерме биш ел тату, бер-беребезне аңлап гомер итәбез. Әнинең тормышы эш белән үткән, ул әле дә тик утырырга яратмый: «Ничек булышыйм?» — ди. Синең хәзерге иң зур эшең — балалар-оныкларыңа изге теләктә булу, димен», — дип елмая Марина апа, кайнанасының аркасыннан сөеп.
95 ел — зур гомер, зур юл. Бу юлда сабырлык та, югалту да, тырыш хезмәт тә, зур бәхет тә бар. Минехәят Хөсәен кызына киләчәктә дә якыннарының кадер-хөрмәтен тоеп, тыныч, якты көннәрдә гомер итү насыйп булсын.
Фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев