Гражданнарның салым түләү чоры бара
Квитанцияләр, этаплап, почта белән салым түләүчеләргә җиткерелде.
Гражданнарның салым түләү чоры бара. Квитанцияләр, этаплап, почта белән салым түләүчеләргә җиткерелде.
Салым хезмәте порталында теркәлеп, «Салым түләүченең шәхси кабинеты»ннан файдаланучы гражданнарга түләү кәгазьләре электрон рәвештә юлланды.
Салым кәгазьләре почта аша яисә электрон юл белән шәхси кабинетка килмәгән очракта, салым түләүчегә яшәү урыны буенча салым инспекциясенә яисә күпфункцияле үзәккә (МФЦ) мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Физик затларның 2023 ел өчен исәпләнгән җир, транспорт, мөлкәт салымын түләү вакыты — 2024 елның 2 декабре. Вакытында түләнмәгән салымнарга пеня исәпләнә, мәҗбүри түләттерү чаралары кулланыла, шулай ук субсидия бирү дә туктатылырга мөмкин. Мондый хәлләр килеп чыкмасын өчен, салым түләүне үзвакытында башкарырга кирәк!
Вәсилә ХАЛӘПОВА, Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 10нчы номерлы районара инспекциясенең салым түләүчеләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе
фото: ИА «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев