Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Фоторепортаж: Вахит һәм Янил авылларныда “Егетләр солянкасы” булды

Авылдашлар, кайткан кунаклар, күрше районнарда яшәүчеләр бу көнне, юбилей концертын зарыгып көтеп алдылар

Вахит һәм Янил авылларында көтеп алынган вакыйга: “Егетләр солянкасы” шоу-тамашасы булды. Вахит авылының бердәм, талантлы, тырыш ир-егетләре тамашачыларны сөендерер өчен барысына да әзер. Алар катнашында “Егетләр Солянкасы” шоу-тамашасының 10 еллык юбилей бәйрәме үткәрелде. Бу юбилей концерты Вахит һәм Янил мәдәният йортында гөрләп узды.

Авылдашлар, кайткан кунаклар, күрше районнарда яшәүчеләр бу көнне, юбилей концертын зарыгып көтеп алдылар. Мәдәният йортларында бер урын да буш түгел иде. Тамашачылар тулы заллар белән каршы алалар икән, димәк халыкка ошый дигән сүз.

10 ел... Бу сан бик зур булмаса да, “Егетләр Солянкасы” проектында катнашучылар өчен ул - 10 елга буе тамашачыны, халыкны, авылдашларын сөендереп тору, сәхнәдән курыкмыйча, үзенең батырлыгын күрсәтү үзе бер дәрәҗә. Ун ел эчендә нинди генә миниатюралар күрсәтелмәгән, җырлар җырланылмаган, биюләр куелмаган, кемнәр генә катнашмаган!? Сәхнә артында, репетиция барышында булган вакыйгаларны, кызыклы, шаян хатирәләрне искә төшерү дә зур сөенеч.

“Егетләр Солянкасы” шоу-тамашасы 2009-2012 елларда Вахит авылының элеккеге мәдәният йортында башланып эшләп китә.

Юбилей концерты моңлы җырлар, дәртле биюләр, кызыклы күренешләр, мәзәкләр, элек булган вакытларны искә төшерү белән үрелеп барды. Әлеге бәйрәм концертында ел саен төрле тармакларда эшләүчеләр, пенсионерлар, студентлар, укытучылар, укучылар, мәдәният хезмәткәрләре чыгыш ясый.

“Егетләр Солянкасы”н ун ел рәттән алып баручы, юктан да кызык табып, үзенең матур, искитмәле чыгышлары, мәзәкләре белән сөендерүче, Лубян техникумында белем бирүче Рөстәм Гарифуллин булды.

Концерт барышында шулай ук татар халкының легендар, яраткан җырчылары, Татарстанның халык артистлары Әлфия Авзалова һәм Хәния Фәрхине искә алып, алар репертуарыннан җырлар яңгырады.

Тамашачылар таралырга ашыкмады. Концертны яратып караучы тамашачыларыбыз үз фикерләрен җиткерделәр:

Мәйсара Шәфигуллина:

- Вахит авылында мәдәният йорты гөрләп эшләп тора. Нинди генә бәйрәм булса да, күңелле итеп үткәрәләр. Безнең авылга Казан артистларын чакырасы да юк. Үзебезнең авылда яшәп иҗат итүче егет-кызларыбыз, артистларыбыз җитәрлек. 8 март бәйрәменә дә авылыбызның иң булган, кыю, һәр яктан да булдыра торган егетләребез зур концерт күрсәтеп, хатын-кызларыбызга бәйрәм ясадылар. Өч сәгатьтән артык барган тамашада үзешчән артистларыбыз үзләренең матур җырларын, күңелле биюләрен бүләк иттеләр, шаян егетләребез кызыклы күренешләр күрсәттеләр.

Елена Рахимуллина :

-Һәр ел саен бу көнне көтеп алам, чөнки авылның уңган ир-егетләре, хатын-кызларыбызны зурлап, бик яхшы итеп концерт куялар. Менә инде быел да унынчы тапкыр шушы тамашаны карадык. Клубта аяк басар урын да юк иде. Миңа концерт бик тә ошады. Шундый уңган-булган ир-егетләребез белән чын күңелдән горурланып утырдым. Бу кичәдә бер оныгым җырлады, берсе биеде, ә киявем проефссиональ артистлар кебек кызыклы күренештә катнашты.

 

Нияз Кәримуллин

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев