Фото: Зур Сәрдектә "Биек-биек тау битендә..." дигән чана бәйрәме үткәрелде
Соңгы яңалыклар

Фото: Зур Сәрдектә "Биек-биек тау битендә..." дигән чана бәйрәме үткәрелде

Әлеге бәйрәмдә 60тан артык кеше ял итте

Зур Сәрдектә кышкы каникул көннәрендә укучы балалар, студентлар, авыл халкы өчен Мәлик тавында "Биек-биек тау битендә..." дигән чана бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмгә килгән һәркем таудан чанада, чаңгыда, пластик шугычларда шуып рәхәтләнде, тәмле кайнар коймак, май күмәче, вак келиндер белән мәтрүшкәле самавыр чәе эчеп, җырлар җырлап, уеннар уйнап, туйганчы ял итте. Бәйрәмне мәдәният хезмәткәрләре, шул тирәдә яшәүче актив авылдашлар Гөлфия һәм Хәмзә Хисмәтуллиннар, авыл яшьләре оештырды. Әлеге бәйрәмдә 60тан артык кеше ял итте.

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев