Фото: Сергей Димитриев кемнәргә дәүләт бүләкләре тапшырды
Кичә оешма, предприятие җитәкчеләре, җирлек башлыклары катнашында киңәйтелгән утырыш булды, анда район башлыгы дәүләт бүләкләре тапшырды.
Кукмара районы суд-медицина бүлеге мөдире Тәлгать Каюмов – Татарстан Республикасының “Фидакарь хезмәте өчен” медале белән,
“Кукморагрохимсервис” тракторчысы Виктор Мамаев – “Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгының атказанган механизаторы” дигән мактаулы исем белән,
Зур Сәрдек мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе вазыйфасын башкарган Рәмзия Хөсәинова – күпьеллык намуслы хезмәте һәм сәнгатьне үстерүгә керткән зур өлеше өчен Рәхмәт хаты белән,
Район Советының төп белгече Нина Степановага – Татарстан Республикасы җирле үзидарә органнарының эшчәнлеге нәтиҗәлелеген үстерүдәге һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен “Муниципаль берәмлекләр Советы” ассоциациясенең Мактау грамотасы белән,
Россия пенсионерлар союзының Кукмара җирле бүлекчәсе – “Россия пенсионерлар союзының иң яхшы җирле бүлекчәсе” республика конкурсында 3нче урын өчен “Россия пенсионерлары Союзы”ның дипломы белән,
Россия пенсионерлар союзының Кукмара җирле бүлекчәсе рәисе – “Россия пенсионерлар союзының җирле бүлекчәсе лидеры” республика конкурсында 3нче урын өчен “Россия пенсионерлары Союзы”ның дипломы белән бүләкләнделәр.
фото: kukmor.tatarstan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев