Хезмәт даны

Кукмара районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

«Фидакарь хезмәт һәм хәрби батырлык белән Ватанны данлыйбыз»: Кукмара күппрофильле лицеенда парламент дәресе үтте

Тарихи вакыйгалар турында фикер алышканнан соң, укучыларда борынгы бабаларыбыз батырлыгының әһәмияте, горурлык хисләре һәм кече Ватанның мирасын хөрмәтләү тагын да ныгыды.

Күппрофильле лицейда «Фидакарь хезмәт һәм хәрби батырлык белән Ватанны данлыйбыз» дип исемләнгән парламент дәресе узды. Анда тарих укытучысы, Кукмара шәһәре җирле Советы депутаты Алексей Королев чакырылган иде. 

Дәрес бик тирән эчтәлекле һәм кызыклы булды. Бөек Ватан сугышы чорында безнең төбәк халкының Җиңүгә керткән өлешенә аерым игътибар бирелде. Райондашларыбыз мисалында укучыларга фидакарь хезмәт, батырлык турында сөйләдек. Советлар Союзы Геройлары Сабир Әхтәмов, Петр Воробьев, Ибраһим Газизуллин, Фәхретдин Заһидуллин, Николай Савиннар батырлыгы мисал итеп китерелде. Бөек Ватан сугышы елларында 147нче укчылар дивизиясе тарихына аерым басым ясалды. 

1941 елның июленнән 1942 елның декабренә кадәр районыбызда урнашкан 2786нчы эвакуацион госпиталь турында мәгълүмат укучыларга аеруча тәэсир итте, чөнки аның икенче бүлеге нәкъ менә безнең лицейда (ул вакытта Кукмараның 2нче номерлы мәктәбе) урнашкан булган.

Укучылар Смоленск өлкәсенең Гагарин шәһәреннән булган Деминков Иван Григорьевичның Кукмара район хәрби комиссариатына язган хаты белән таныштылар. Тихвин, Волхов, Харьков, Польшаны азат итүдә катнашкан, Берлинга кадәр барып җиткән Иван Григорьевич, яраланганнан соң, Кукмара госпиталенең икенче номерлы мәктәп бүлегендә дәвалана. Хатында ул санитаркаларга, медицина персоналына, укучыларга каратаихлас рәхмәт хисен белдерә.

«Безгә карата игътибар шулкадәр көчле иде, без һәрвакыт әниләрчә җылы мөнәсәбәт тоеп тордык, бәлки шуңа күрә дә яраларыбыз тизрәк төзәлгәндер», — дип яза ул. 

Дәрес күмәк проект эше белән тәмамланды. Тарихи вакыйгалар турында фикер алышканнан соң, укучыларда борынгы бабаларыбыз батырлыгының әһәмияте, горурлык хисләре һәм кече Ватанның мирасын хөрмәтләү тагын да ныгыды.

Ландыш Гарипова, лицейның тарих укытучысы

Фото: күппрофильле лицей

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев