Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Әфганчылар хезмәттәшләренең тол калган хатынының хәлен белделәр

Ул авырудан соң ике аяксыз калган һәм хәзер беренче төркем инвалид икән. Бүгенге көндә аны балалары: кызы һәм студент улы тәрбияли.

Шушы көннәрдә районның Әфганстандагы сугыш хәрәкәтләре ветераннары Рәшит Шакирҗанов, Фәнис Кәримуллин, Азат Хуҗин, Райнур Минемуллиннар хәрби иптәшләре Айрат Галиевнең тол калган хатыны Рушаниянең хәлен белергә бардылар. Ул авырудан соң ике аяксыз калган һәм хәзер беренче төркем инвалид икән. Бүгенге көндә аны балалары: кызы һәм студент улы тәрбияли.

- Айрат Галиев - әфганчы ветеран. Ул Кабулда хезмәт иткән һәм яраланган. Ә берничә ел элек хезмәттәшебез вафат булды. Инвалидлар көне уңаеннан без әфганчылар исеменнән аның гаиләсен күчтәнәчләр белән сөендердек, хәлләрен белешеп, борчыган мәсьәләләр, сәламәтлеге, социаль һәм пенсия белән тәэмин ителеше турында сораштык. Рушания игътибар күрсәткән өчен барыбызга да рәхмәтен белдерде, - диде сугышчы-интернационалист Рәшит Шакирҗанов. – Шулай ук без, ветераннар, һәлак булган иптәшләребезнең каберләренә дә барабыз. Быел октябрь аенда Зур Кукмара авыл җирлегендә һәм районның кайбер башка авылларында әфганчылар истәлегенә мемориаль такталар да куелды.

Чыннан да, әфганчылар бик бердәм, алар хезмәттәшләренең әниләрен, туганнарын онытмыйлар. Барлык истәлекле даталар, бәйрәмнәр уңаеннан һәм сәбәпсез генә дә килеп хәлләрен белешәләр, аралашалар, булышалар, бүләкләр бирәләр. Әфганчылар үткән һәр минутның кадерен белә, якыннарын хөрмәт итә, кадер-хөрмәт күрсәтә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев