Елмаеп-көлеп алыйк (мәзәкләр)
Мәзәкләр укып, кәефегезне күтәреп алыгыз әле.
— Сумса! Сумса! Кайсыгызга сумса?!
— Сумсагыз нәрсә белән?
— Төрлесе бар инде...
— Мәсәлән, ниндиләр?
— Бар бүгенгеләр, кичәгеләр, ә менә болары өченче көнгеләр.
►►►
— Карале, дус кеше, хатын-кызда иң мөһиме нәрсә?
— Авыз.
— Ә йөзе, күзе-кашы, чәче-башы, буй-сыны? Алар бер дә мөһим түгел мени?
— Юк. Иң мөһиме — авызы ябык булсын.
►►►
— Гүзәл, синең берәр хыялың бармы?
— Бар. Ябыгу.
— Ә ник ябыкмыйсың?
— Бер хыялсыз торып калыйм мени?!
►►►
Бер ир даруханәдә очкылык тотуга каршы дару сорый. Даруханәче кинәт кенә аның йөзенә суга.
— Нәрсә эшләвегез бу?
— Менә бит, очкылыгыгыз бетте.
— Ә мин бит даруны хатынга сораган идем.
►►►
Кыш буе борыннан агып интектерде. Салкын тигән дип, аны халык ысулы — бал белән чәй эчеп дәваладым. Язга таба, һаман рәтләнмәгәч, табибларга мөрәҗәгать иттем. Баксаң, миндә балга аллергия икән.
►►►
Эскәмиядә ике әби утыра. Берсе — икенчесенә:
— Бар иде безнең дә яшь һәм матур чаклар — бигрәк тә мин. Ә хәзер картайдык һәм ямьсезләндек — бигрәк тә син.
►►►
Ат каршына бүре килеп чыга:
— Менә бәхет! Туйганчы ит ашыйсы көн дә булыр икән!
— Ашыкма әле син, бүре, башта минем дагадагы язуны укып бак.
Бүренең укырга дип иелүе була, ат моның маңгаена кушаяклап тибеп җибәрә. Ярты сәгатьтән бүре аңына килә:
— Пычагыма кирәк идеме инде миңа аның дагасындагы язу? Укый белсәм әле бер хәер иде…
►►►
— Кичә 900 грамм калорий яндырдым.
— Ооо, афәрин! Бер көн эчендәме?! Мине дә өйрәт әле.
— Нәрсәсен өйрәтәсең инде аның. Тавыкны духовкадан алырга онытканмын.
►►►
— Синең һәр шәһәрдә бер кәләшең бар диләр, дөресме бу?
— Әйе шул.
— Ничек өлгерәсең шуларны йөреп чыгарга?
— Машинам бар.
►►►
Вәлиләргә чакырылмаган кунаклар килеп керә. Бер сәгать үтә, ике сәгать — боларның китәргә исләрендә дә юк. Аптырагач, Вәли хатынына эндәшә:
— Хатын, кая, китер әле теге даруны...
— Нинди дару? — дип кызыксына кунакларның берсе, Вәли өчен борчылган сымак кыланып.
— Әй, исегез китмәсен! Йокларга ятарга ун минут кала эчә торган дару.
►►►
Ата-аналар җыелышында укытучы бер баладан зарлана:
— Дәрестә гел тәртип боза, сөйләшеп утыра.
— Нәкъ атасы кебек! — ди баланың әнисе.
— Ялганлаша, кыйнаша, хәтта урлаша.
— Нәкъ әтисе инде! Шуңа күрә дә аңа кияүгә чыкмыйча дөрес эшләгәнмен.
Фото: ясалма интеллект ярдәмендә ясалды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев