Березняк авыл җирлегендә хисап җыелышы узды
Халык белән очрашып сөйләшү авыл мәдәният йортында үтте.
Авыл җирлекләрендә 2024 елгы эш нәтиҗәләренә багышланган халык белән очрашулар башланып китте.
Район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова җитәкчелегендәге төркем Березняк авыл җирлегендә узган хисап җыелышында катнашты.
Җирлек башлыгы Рөстәм Шәрипов, «Әсәнбаш-Агро» җәмгыяте җитәкчесе Рафис Баһаветдиновлар узган ел башкарылган эшләр белән таныштырдылар.
Җирлек башлыгы Рөстәм Шәрипов сүзләренә караганда, җирлеккә 5 авыл керә, 262 хуҗалыкта 763 кеше яши. 2023 елда 7 бала туып, 8 үлем очрагы теркәлгән булса, 2024 елда 5 сабый дөньяга килгән, 11 кеше вафат булган. Узган ел 3 пар гаилә корган, быел исә өйләнешүчеләр саны — 9.
«Халык башлыча терлек асрап көн күрә. 2025 елның 1 гыйнварына булган күрсәткечләрдән билгеле булганча, хуҗалыкларда 224 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шуларның 98е — сыер. Сыер, кәҗә, кош-корт асраучыларга субсидияләр бирелде. Үзара салым программасы уңышлы гына эшләп килә. Березняк авылында 1 янгын гидранты куелды, янгын куркынычсызлыгы җиһазлары алынды, су башнясында ремонт эшләре башкарылды, 95 мең 680 сумлык вак таш сатып алып, саклауга куелды. Камышлы авылында Сабантуй бәйрәмен уздыру җире ясалды. Аман-Оштырмада чишмә тәртипкә китерелде, урамнарны тәртиптә тоуга 109 мең 226 сум акча каралды. 2024 елда „Авыл территорияләрен комплекслы үстерү“ программасы буенча Камышлы авылында — 30, Березнякта 1 йорт салынды», — дип сөйләде Рөстәм Фирдәил улы.
Халык белән очрашуда район эчке эшләр бүлегенең җәмәгать тәртибен саклау буенча полиция начальнигы урынбасары Ленар Закиров, районның 117нче янгын-коткару часте начальнигы урынбасары Газинур Хаев, «Россельхозбанк»ның Кукмарадагы өстәмә офисы идарәчесе Ленар Баһавиевларның да чыгышлары тыңланды.
Районның социаль-икътисадый торышы, һәр тармакта башкарылган эшләр турында әзерләнгән видеороликны караганнан соң, хезмәт алдынгылары бүләкләнде, су белән бәйле сорауга җавап бирелде.
фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев