“Бердәм Россия” кукмаралыларны сайлау алды программасы белән таныштыра
Пикетта волонтерлар партиянең эшчәнлеге һәм планнары турында мәгълүмат урнаштырылган календарьлар, брошюралар тараттылар
Бүген Кукмарада “Бердәм Россия” көне уза.
“Шәһәр мохите” федераль партия проектын гамәлгә ашыру кысаларында, “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсе Ленин бакчасында пикет үткәрде. Әлеге чара район халкына алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлауларын үткәрү турында мәгълүмат бирү максатыннан оештырылды.
- Без халыкка партия эше турында сөйлибез һәм брошюралар, календарьлар таратабыз. Барлыгы 300гә якын брошюра тарату планлаштырыла, - ди волонтерлар.
Соңыннан чарада катнашучылар 3D-зонада фотога төштеләр.
фото: Эльвира Мөбарәкшина/ "Хезмәт даны"
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев