Батырлар онытылмый: Артур Давыдов турында
Геройлар үлми, алар халык хәтерендә яши. Артур Давыдов та, туган җиренең батыр улы булып, күңелләрдә сакланыр.
Кайгы җиле кайчан, кайсы ишектән килеп керәсен беркем дә белми. Манзарас авылында яшәүче Елизавета һәм Валериан Давыдовлар гаиләсенә дә быел авыр сынау килде. Алар махсус хәрби операция зонасында һәлак булган уллары Артур белән хушлашты.
– Улыбыз кечкенәдән шук, тиктормас, ярдәмчел, туры сүзле булып үсте. 3нче урта мәктәпне тәмамлагач, Янилдәге училищеда тракторчы һөнәрен үзләштерде. Армия сафларында Свердловск ягында хезмәт итеп кайтты һәм берничә ел авыл хуҗалыгы өлкәсендә – “Дружба”, “Правда” хуҗалыкларында техникада эшләде. Соңрак заводта, төзелештә үзен сынап карады, – ди әтисе Валериан абый. – Кулы алтын иде аның. Нәрсәгә алынмасын, эшен тиешенчә төгәлләп чыга белде. Түбә ябу дисеңме, техника сүтеп-җыюмы – барысын да төгәл, пөхтә итеп башкарды.
...Артур гаиләдә икенче бала булып дөньяга килә. Аның Лилия исемле берничә яшькә генә олы апасы бар.
– Ике бөртекнең берсен мәңгелеккә югалттык шул, – дип өзгәләнә әти кеше. – Артур, 2023 елның сентябрендә иптәше белән бергә, махсус хәрби операция зонасына китү өчен килешү төзи. Безгә әйткәч, бик борчылдык, шулай да улыбызның карарын кабул итүдән башка чара калмады. Кирегә юл юк иде. Артурны 23 сентябрьдә ерак сәфәргә озаттык. Улыбыз саубуллашканда борчылуын сиздермәде. “Барысы да яхшы булыр”, – дип безне тынычландырды. Кызганыч, язмыш егетләрнең икесенә дә туган якларга исән-сау әйләнеп кайтырга насыйп итмәде.
Гаилә башлыгы сүзләренчә, ике елдан артык вакыт эчендә фронт белән өй арасында элемтә өзелми. Артур, мөмкин булган саен шалтыратып, әти-әнисенең хәлен белешә.
– Беренче көннән үк десант-штурмлау батальонында хезмәт итте, вакытлыча ялларга да кайтты. Батыр йөрәкле иде. Хәрби хезмәт җиңел түгел, әлбәттә, әмма ул өйдә вакытта да, телефоннан сөйләшкәндә дә беркайчан зарланмады, анда булган хәлләр турында сөйләмәде. Намуслы хезмәте, хәрби бурычларны тиешенчә үтәгәне өчен хәрби часть командирыннан Рәхмәт хаты да алдык, – ди хәрбинең әти-әнисе. – Быелның гыйнвар ахырында алар урнашкан территориягә һөҗүм була. Шул бәрелештә Артурның гомере өзелә. Бердәнбер улыбызны туган якларга алып кайтып, 27 мартта Кукмараның “Дан аллеясе”нә җирләдек. Соңгы юлга озатырга халык бик күп җыелган иде. Күпләр аны киң күңелле, ярдәмчел кеше буларак искә алды. Чыннан да, ул аралашучан, ачык йөзле иде шул…
Геройлар үлми, алар халык хәтерендә яши. Артур Давыдов та, туган җиренең батыр улы булып, күңелләрдә сакланыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев