Укучыларның язмаларын һәм шигырьләрен тәкъдим итәбез.
Утлар аша үткән язмыш
Минем бабам Гарипов Салих Гариф улы сугыш башланганда армия сафларында була. Ул сугышның беренче көннәреннән үк фронтка алына, 2нче аерым укчы батальонында хезмәт итә.
Бабам сугыш кырында илебез өчен бик күп батырлыклар күрсәткән, кече сержант исемен алган, әмма 1943 елда, бик каты яраланып, госпитальгә эләгә. Сугыш кырыннан аны иптәшләре этләр белән чанада алып чыканнар. Сугыштан соң бабай «Кызыл тау» күмәк хуҗалыгы рәисе булып эшли, «Атказанган бригадир» дигән исем, Хезмәт Кызыл Байрагы орденына лаек була.
Кызганычка каршы, ул үзе бу якты дөньяда юк инде. Бабамның Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары өчен бирелгән 15 медале бар. Алардан 1нче дәрәҗә Дан ордены, «Жуков медале», «Сталин медале», «Ленин медале» аеруча кадерле, чөнки алар сугыш кырында кылынган батырлыкларның шаһите булып торалар.
Җиңел генә бирелмәде бу тынычлык, шуңа күрә дә без аның кадерен белеп, шушы аяз көнебезгә сөенеп, тормышның ямен-тәмен белеп, куанып яшәргә тиеш!
Зәлинә ГАБДЕРАХМАНОВА, 10 сыйныф укучысы
►►►
Сугышлар булмасын иде
Тыныч күк йөзе — иң зур бәхет! Мин сугышларның беркайчан да булмавын телим.
Сугыш дигән афәт килгән
Безнең үткән буынга.
Яшен, картын кызганмаган,
Авыр булган барсына.
Горурлыгым — Гәрәй бабам —
Яу кырында катнашкан.
Үзен-үзе кызганмыйча,
Җиңү өчен тырышкан.
Без дә шулай алар кебек
Ил чигенә басарбыз.
Илебезне, күгебезне
Дошманнардан сакларбыз!
Зәлинә НУГУМАНОВА, 2 сыйныф укучысы
►►►
Минем гаиләм батырлары
Бабам Шакиров Зиннур Шакир улы 1904 елның 19 февралендә Кенәбаш авылында беренче бала булып туа.
Чигайка авылында рус башлангыч мәктәбендә белем ала. Бала вакытта ук бик тырыш була. Үзлегеннән гармунда уйнарга өйрәнә. 1928 елда Хәдичә исемле кызга өйләнә. Тату гаилә төзеп, бик күпләргә үрнәк булып яшиләр, 8 бала үстерәләр. Бабам 1941 елның августында мобилизация белән армия сафларына алына һәм, бик каты яраланып, 1943 елда кире кайта. Сугыштан соң бабам, гаиләсе белән Кенәбашта яшәп, 1977 елның 13 маенда вафат була һәм шул авыл зиратына җирләнә.
Бабамның абыйсы Газизов Кадыйр Газиз улы 1920 елда Кенәбаш авылында туа. Кызганычка каршы, аның тормыш юлы бик кыска була. Сугышка 1939 елның апрелендә алына. Кадыйр абыебыз гаиләле дә булырга өлгерми. Сугышта 1942 елның 6 сентябрендә батырларча һәлак була.
Тагын бер абыйсы Хаҗипов Мансур Хаҗип улы 1925 елның 15 февралендә туа. 1943 елда Кукмара хәрби комиссариаты аша армия сафларына алына. Армиядә артиллерия полкында хезмәт иткән. Сугышны Украина җирендә башлап, Берлинга кадәр барып җитә. Күрсәткән батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз, Батырлык орденнары белән бүләкләнгән. Бөек Ватан сугышында җиңгәннән соң, Венгриядә хезмәт итәргә калган, анда 1947-1978 елга кадәр булган.
Туган ягына кайткач, милициягә эшкә урнаша. 1951 елда Шәмсия Гарифулла кызына өйләнеп, биш бала тәрбияләп үстерәләр. 1965 елда Мансур абый гаиләсе белән Донбасска китә. Пенсиягә чыкканчы шахтер булып эшли. Сугыштан соң, 1983 елның 14 мартында II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә. Мансур абый 2007 елның 20 февралендә вафат була. Луганск өлкәсенең Свердловск шәһәрендә җирләнә.
Әмир ШӘРӘФИЕВ, 5 сыйныф укучысы
►►►
Онытылмас еллар
Сугыш еллары бик ачы,
Күпме кайгы китергән.
Минем бабаем Гәрәй дә
Аны үз башыннан кичергән.
Сугыш башлануга бабаем
Яу кырына эләгә.
Үзен кызганмыйча көрәшкәнен
Бер үзе генә белә.
Алар бит, барысы да
Җиңү өчен көрәшкән.
Балаларның да, оныкларның да
Дөньясы тыныч булсын дигән.
Алар — безнең горурлык,
Безгә Җиңү китергән.
Үз илебездә сугышсыз,
Тыныч яшәсеннәр, дигән.
Батырлыкларын безгә һич тә
Онытырга ярамый.
Сугыш дигән ачы сүзләр
Күңелләрне яралый!
Дөньяда барган сугышлар
Тизрәк бетсен иде.
Әтиләрен көткән балалар
Бәхетле булсын иде.
Шигыремнең азагында,
Шуны язасым килә.
Булмасын җирдә сугыш
Дөньялар булсын тыныч!
Данияр НУГУМАНОВ, 5 сыйныф укучысы
►►►
Бабам — безнең горурлык
Минем бабам, Андреев Семён Семён улы, һәрьяктан ихтирамга лаек, яшьтән үк эш сөючән кеше була.
Ул 1923 елда Үрәсбаш авылында туа, төрле җаваплы эшләр башкара, бигрәк тә бригадир булып озак эшли. Бригадир булып эшләгән чорында Мактау кәгазьләре ала. Аның кукуруз кырында төшкән фотосы район газетасында яктыртыла. Әлеге фотосурәт хәзер дә саклана.
Бабам Семён сугыш башлануга яу кырына китә һәм анда да куркусызлык, Ватанны сөюен күрсәтә. Бервакыт аңа зур, җаваплы эш йөкләнә. Ул аны башкарып, хисап биргән вакытта телсез кала. Соңыннан, теле ачылып, күргәннәрен сөйләп бирә.
Сугыштан кайткач, әбием белән бергә 7 бала үстерәләр. Балаларның һәрберсенә дөрес юл сайларга ярдәм итәләр. Аларның эш сөючән булып үсүләрендә бабамның өлеше зур.
Бабам хәзер инде вафат. Аның турындагы якты истәлекләр безнең күңелләрдә һаман саклана.
Самат БАРИЕВ, 3 сыйныф укучысы
►►►
Батырлар истәлегенә
Бөек Җиңү таңы!
81 ел алсу таң аткан,
Сугыш чорын үткән һәрбер кеше
Күңел хатирәсен яңарткан.
Күпме кеше яуда ятып калган,
Ятим үскән газиз балалар.
Бер кайтыр дип, өметләнеп көтеп,
Таң аттырган япь-яшь апалар.
Без рәхмәтле әби-бабайларга,
Тыныч илдә рәхәт яшибез.
Сугыш афәтенең тирәнлеген
Ишетеп үскән яңа буын без!
Мурат ГАБДЕРАХМАНОВ, 2 сыйныф укучысы
►►►
Җиһаншин Мөхәммәткаим — чын Герой
Мин әти-әниемнең туган авылы Әсән-Елга урамы буйлап атлыйм. Юл уңаенда һәр өйгә, аның матур тәрәзәләренә, челтәрле бизәкләренә, биек капкаларына карап, салмак кына атлыйм да атлыйм. Авылыбыз 2 чакрым озынлыкта, туп-туры безнең. Шунда күземә капкалардагы кызыл йолдызлар чалынды. Бу капкада — бер, бу капкада — 2 йолдыз... Капкалардагы йолдызлар белән сөйләшә-сөйләшә атлыйм.
Күзләрем күршебез, мәгариф ветераны Вәсилә апаның капка баганасындагы: «Бу йортта Бөек Ватан сугышы ветераны Җиһаншин Мөхәммәткаим яшәде», — дип язылган кызыл тактага төште. Бу капкадан 1941нче елның 23нче июнендә — Хәбибрахман абый; 1942нче елда — Нурмөхәммәт абый, 1941нче елда — Хәлим абый (алар әле өйләнмәгән булалар), 1942нче елның 4 декабрендә мәктәбебезнең Мөхәммәткаим чыгып киткән.
Сугыш башланганда, Вәсилә апаның әтисе Каим абыйга бары 16 гына яшь була. Ул 1925нче елның 22 июнендә (сугыш башланган көн) колхозчы гаиләсендә туа. Бу гаиләдә 4 малай, 1 кыз тәрбияләнә. Бабай Пычак җидееллык мәктәбен тәмамлагач, колхозда эшли. Ә инде 17 яшендә сугышка китә.
Каим абый Ерак Көнчыгышта минометчы-наводчик булып хезмәт итә. 1944нче елның июнь аенда бабайны Ленинград фронтына җибәрәләр. Шунда аның аягы яралана һәм Ленинград госпиталендә дәвалана.
1945нче елның апрель ае... Каим абыйлар сугышка керәбез дигәндә, сугышның бетүе турында хәбәр алалар. Шулай итеп, ул сугышны Латвия җирендә — Плателяй күле янында тәмамлый. Сугыш беткәннән соң да, 5 ел ярым танкист булып хезмәт итә һәм 1950нче елның 18 маенда гына таныш капка келәсенә кулын куя. Мөхәммәткаим авылга кайткач, 3 ай колхозда бригадир булып эшли. 1950нче елның сентябреннән 1957 че елга кадәр Пычак мәктәбендә физкультура укытучысы, ә 1957-1987нче елларда ул мәктәпнең алыштыргысыз директоры була. Бабама бирелгән «Халык мәгарифе отличнигы» һәм «Татарстан Республикасының атказанган укытучысы» исемнәре — аның намуслы хезмәтенә олы бәя. Ул 1987нче елда лаеклы ялга чыга.
Мин урам буенча үз өемә кайтам. Капкаларга күз салам. Кызыл йолдызлар бүгенге тыныч тормышыбызның, аяз күгебезнең кадерен белергә чакыралар кебек алар. Бабаларыбыз яулап, көрәшеп алган күгебез һәрчак аяз булсын, сабыйлар күз яше беркайчан да түгелмәсен, дөньялар имин булсын!
Зәлинә ГАБДЕРАХМАНОВА, 10 сыйныф укучысы
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев