Видеода, шаһитлар сүзләренчә, физкультура укытучысы, укучының башыннан тотып, берничә мәртәбә стенага бәрә.
Кукмара районы прокуратурасы укытучының балаларга карата рәхимсез мөгамәләсе турындагы хәбәрләрне тикшерә. Моңа социаль челтәрләрдә чыккан видео сәбәп була. Анда, шаһитлар сүзләренчә, физкультура укытучысы, укучының башыннан тотып, берничә мәртәбә стенага бәрә. Бу хакта «Татар-информ» МА яза.
«Күзәтү ведомствосы мәгариф учреждениесе хезмәткәренең гамәлләренә бәя бирәчәк һәм, нигезе булган очракта, прокурор тарафыннан тиешле чара күреләчәк», — дип хәбәр иттеләр прокуратураның матбугат хезмәтендә.
Фото: «Татар-информ» МА
Нет комментариев