Бәйрәм җылы аралашу, дога һәм изге теләкләр белән үрелеп барды.
Күкшел авылында моннан ун ел элек сафка баскан күркәм мәчетнең юбилее уңаеннан тантаналы чара узды. Әлеге истәлекле вакыйгада район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин, районның имам-мөхтәсибе Рәдиф Тимергалиев, авыл халкы, кайткан кунаклар, дин әһелләре һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты.

Авылның иске мәчет бинасы вакыт узу белән шактый тузган булу сәбәпле, 2013 елда яңа дин йорты төзү эшләре башлана. Авыл халкының, читтә яшәүче якташларның һәм игелекле кешеләрнең уртак тырышлыгы нәтиҗәсендә, 2016 елда мәһабәт бина үз ишекләрен ача. Бүген ул авылның рухи үзәге булып хезмәт итә.
Заман таләпләренә туры китереп төзелгән мәчеттә киң һәм якты намаз уку залы, заманча җиһазландырылган тәһарәтханә, Коръән мәҗлесләре үткәрү өчен, 150 кеше сыйдырышлы иркен зал һәм башка кирәкле бүлмәләр бар.

Авыл имамы Рамил Садыйков билгеләп үткәнчә, мәчет - ул так хезмәт нәтиҗәсе, чөнки төзелеш барышында кемдер матди ярдәм күрсәтсә, кемдер кул көче белән булышкан.
- Бу - шөкер итү, дин йорты төзелешендә катнашучыларны тагын бер барлау мәҗлесе. Игътибар белән карасагыз, аның диварларында кирпечләре тигез салынмаган урыннар да бар. Ягъни кемдер бу эшне булдыра алмаса да, үз өлешен кертергә тырышкан. Хәтта бервакыт измә биреп торырга кеше калмады, бөтенесе кирпеч өйде. Үзе авыр, шул ук вакытта күңелле эш булды. Бүгенге көндә дин йорты бер дә буш тормый. Биредә барлык дини чаралар: ифтар, никах мәҗлесләре, гает бәйрәмнәре уза, балалар, хатын-кызлар, ир-атлар арасында укулар оештырыла, - дип сөйләде ул.
Имам барлык ярдәм итүчеләргә рәхмәт сүзләрен җиткереп, аларның хезмәте һәм юмартлыгы нәтиҗәсендә мәчетнең бүген авыл халкына хезмәт итүен ассызыклады, истәлек бүләкләре тапшырды.

- Ун ел сизелми генә үтеп киткән. Мәчетне төзүдә катнашкан һәркем саваплы эш башкарган. Шушы еллар дәвамында дин йорты кешеләрне игелеккә өндәп, авылның рухи тормышын баетып килгән. Киләчәктә дә ул халкыбызны берләштереп, яшь буынга әхлак һәм тәрбия чыганагы булып хезмәт итсен. Барчагызга ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете һәм иминлек телим, - диде Азат Гарифуллин, авыл халкын күркәм юбилей белән тәбрикләп.
Бәйрәм җылы аралашу, дога һәм изге теләкләр белән үрелеп барды. Мәчетнең үткән юлы искә алынды, аны төзүдә һәм яшәтүдә хезмәт куйган кешеләргә рәхмәт сүзләре яңгырады. Шулай ук бу көнне Гомрә Хаҗы кылу өчен бер кешегә сертификат уйнатылды. Әлеге зур бүләк Мансур Хәлиуллинга чыкты.
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев